Үзбәкстанда узган UzFood Халыкара күргәзмәсендә Татарстан эшкуарлары үз продукцияләрен тәкъдим иткән

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарлары, ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән, Үзбәкстанда азык-төлек сәнәгатенә һәм азык-төлек продуктларына багышланган UzFood юбилейлы халыкара күргәзмәсендә үз продукцияләрен тәкъдим иткән.

UzFood – азык-төлек һәм ризык сәнәгате секторында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Ел саен күргәзмәдә азык-төлек тармагының алдынгы җитештерүчеләре, тәэмин итүчеләр һәм дистрибьюторлар, дөньякүләм азык-төлек базарын тәкъдим итеп катнаша.

Татарстан компанияләре продукциясе республиканың коллектив стендында тәкъдим ителгән, бу исә ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына керүче Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән мөмкин булды. Татарстан стендында түбәндәге компанияләр продукция тәкъдим иткән:

- «Сокуры» сәнәгать паркы резиденты – «Фабрика здоровых продуктов» чәй һәм үлән җыемнары тәкъдим иткән;

- «Арабик Групп» ҖЧҖ – шоколад кәнфитләр, көнчыгыш тәм-томнары, кондитер әйберләре;

- «Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ – май орлыклары һәм составында май булган җимешләр;

- «Казан икмәк фабрикасы» ҖЧҖ – оннан кондитер әйберләре, тортлар һәм пирожныйлар;

- «Интеграл плюс» ҖЧҖ – азык-төлек продукциясе өчен төрү җиһазлары;

- «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ – кондитер әйберләренең киң ассортименты.

Дөнья дәрәҗәсендәге күргәзмәдә катнашу эшкуарлар өчен үзләре җитештергән продукция турында сөйләү һәм бөтен дөнья буенча клиентлар һәм партнерлар табу мөмкинлеген бирә. Шулай итеп, күргәзмә программасы кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге башлыгы Андрей Мокроусов, «The Tower» бизнес-үзәге һәм «Макро» челтәре генераль директоры Роман Сәйфуллин, шулай ук Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге хезмәткәрләре белән очрашты.

Шулай ук Үзбәкстан Республикасының сәүдә челтәрләре белән дә очрашулар узды, алар кысаларында Татарстан компанияләре хезмәттәшлек итү һәм Татарстан продукциясен Үзбәкстан базарына чыгаруның мөмкин булган форматлары турында фикер алыша.

Исегезгә төшерик, Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәтләре өчен, үз чиратында, эшкуарга күргәзмә үрнәкләрен күчерү, яшәү һәм ташу буенча чыгымнарны түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International