Икътисад министрлыгында инновацияле проектларга ярдәм итү программалары турында фикер алыштылар

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары инновация проектларына грант ярдәме мәсьәләләре турында фикер алышты.

27 апрельдә узган эшче төркем утырышында галимнәргә, инноваторларга һәм тикшеренү коллективларына инновация проектларын үстерү өчен нинди дәүләт ярдәме чаралары күрсәтелүе турында әйтелде. 

Аерым алганда, киңәшмәдә Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан үткәрелә торган «Старт» һәм «Развитие СОПР» конкурслары башлануы турында хәбәр иттеләр. 

Конкурста җиңүчеләр проектны үстерү өчен 3 млн.сумнан башлап 15 млн. сумга кадәр грант ала алачак. Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасыннан физик һәм юридик затлар, шулай ук кече инновация предприятиеләре чакырыла.

«Развитие-СОПР» конкурсына спорт, шәһәр тирәлеге, экология, социаль эшкуарлык проблемаларын фәнни-техник үстерүгә һәм хәл итүгә юнәлдерелгән инновация проектлары кабул ителә. Гаризалар 2021 елның 28 июненә кадәр кабул ителә.

«Старт» программасы буенча гаризалар 2021 елның 31 маена кадәр кабул ителә. Программа үсешнең башлангыч стадиясендә булган кече инновация предприятиеләре булдыруга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

2020 ел нәтиҗәләре буенча республикадан 590 артык гариза бирелгән һәм 720 млн. артык суммага 119 проект хупланган. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 11,2% күбрәк. Гаризаларның еллык үсеше 5% тәшкил итә.

 «Муниципалитетлардан тиешле мәгълүматны кече һәм урта эшкуарлык субъектларына җиткерүегез, аларның Инновацияләргә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ярдәм чараларында катнашуын тәэмин итү турында сорыйм», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев.

Шулай ук эшче төркем утырышында 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү турындагы доклад белән Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев чыгыш ясады, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Түбән Кама районының үсеш резервлары турында тыңлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International