ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

11 компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булачак, аларда 426 эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 3,2 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа проектлар бүген «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында каралды, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов аның әгъзасы булып тора. 

Хөрмәтле Татарстан Республикасы галимнәре, уйлап табучылар, инноваторлар һәм рационализаторлар! Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Халыкара интеллектуаль милек көне белән котлыйм!


23
апрель, 2021 ел
җомга

Бүген, 23 апрельдә, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге хезмәткәрләре Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләренең эшкуарлык җәмәгатьчелеге, шулай ук Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры вәкилләре белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче утырышы кысаларында Министрлар Кабинеты тарафыннан «Республика территориясендә салым салуның патент системасын кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты эшләнде һәм карап тикшерүгә кертелде.

27 апрельдә Татарстан Республикасында мәктәп укучылары арасында Эшкуарлыкны һәм финанс грамоталылыгын үстерү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасын ачу тантанасы узачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Эшче төркем әгъзалары КУЭ субъектлары эшчәнлеген тоташ статистик күзәтү һәм эчке ихтыяҗга этәргеч бирү мәсьәләләре турында фикер алышты.


22
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, «Аэрофлот» компаниясе һәм «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез автоном оешмасы белән берлектә, «Мәдәният төсләре» дигән балалар рәсем конкурсы уздыра. Проектның максаты –  «Мәдәният» илкүләм проекты инициативаларына игътибар җәлеп итү. Конкурста 2021 елның февраленнән май аена кадәр 3-11 яшьләрдәге балалар катнаша ала. Нәтиҗәләр 2021 елның май-июнь айларында ясалачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары – сәнәгать, сәүдә һәм инвестицияләр министры Антон Виноградов җитәкчелегендәге Бурятия делегациясе белән очрашу узды.

2021 елның 14 апрелендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры М.Г. Решетников рәислегендә инновацияләргә ярдәм итү фондының Күзәтчелек советы утырышы узган.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстанда «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр саны арта бара. Бүгенге көндә республикада бу статуста 119,6 мең гражданин теркәлгән. Махсус салым режимы гамәлдә булган вакыт эчендә Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 21,6 млрд сумнан артып киткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International