2021 елның 29 апрелендә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» дигән яңа илкүләм проектны тәкъдим иткән. Шулай ук Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова һәм «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директоры Сергей Суханов та чыгыш ясаган.
Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, илкүләм проект өч федераль проекттан тора: «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык хезмәтләре күрсәтүдән файдалана алу мөмкинлеген арттыру», «Туризм өлкәсендә идарә итүне камилләштерү». Документ илнең туризм тармагын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән. Илкүләм проектны булдыру идеясе РФ Президенты В.В. Путин тарафыннан хупланды. Илкүләм проектны әзерләү премьер-министр М.В. Мишустин йөкләмәсе буенча алып барылды.
«Безнең төп максат – Россиядә барлык гражданнар өчен сыйфатлы һәм уңайлы ял итү мөмкинлеген тәэмин итү. Барыннан да элек, балалы гаиләләр өчен. Илкүләм проект кысаларында гаилә ялына зур игътибар бирелә. Без балаларыбызның ил буенча даими сәяхәт итәргә, Россия курортларында сәламәтлекләрен ныгытырга һәм күзаллауларын киңәйтергә, күп яңалыклар белергә тиеш булуыннан чыгып эш итәбез. Быел илдә ташламалы шартларда ял итү бәясенең 50 проценты күләмендә компенсацияләнеп, 357 мең бала ялга китәчәк. 10 еллык горизонтта һәр бала елына ике тапкыр Россия буенча сәяхәт кылу мөмкинлегенә ия булачак», – ди вице-премьер.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, илкүләм проект инструментлары ярдәмендә, шулай ук, 2030 елга кадәр ил буенча турислар агымын 65 млн. башлап 140 млн. кадәр арттыру, тармакта эш урыннары санын ике тапкыр – 4,7 млн. эш урыннарына кадәр һәм туристлык хезмәтләре экспортын 22,5 млрд. долларга кадәр җиткерү планлаштырыла.
«Илкүләм проектта шулай ук тармакта беркайчан да кулланылмаган төп чара – аерым кластерлар түгел, ә нәкъ менә тулы бер территорияләрдә туристлык буенча мастер-планнар булдыру да каралган. Без илгә туризм күзлегеннән бердәм бөтен нәрсәгә караган кебек якын киләбез – субъект чикләренең кайда башланып, кайда тәмамлануы турист өчен мөһим түгел, шуңа күрә безнең алым экстриториальлекне һәм төбәкара мөнәсәбәтләрне күздә тота. Без бөтен Россиянең туристлык мастер-планын әзерләячәкбез. Заманча тарихта беренче тапкыр бөтен илнең туризмга бәйле пространство үсешен планлаштырабыз. Югары дәрәҗәдәге мастер-план нигезендә без туризмга бәйле макротерриторияләрне киң планлаштыру белән шөгыльләнә башлаячакбыз. Хәзерге вакытта без илебезнең туристлык каркасы булырга тиешле 12 макротерриторияне аерып чыгарабыз, чөнки бу безнең гражданнар һәм чит ил кунаклары йөрергә теләгән юнәлешләр. Быел без шулай ук макротерриториянең 3 мастер-планын эшли башлыйбыз – Кырым, шул исәптән Севастополь, Ерак Көнчыгыш һәм Алтын Боҗра. Туристны тәмамланган заманча бөтен пространство әйләндереп алырга тиеш, анда ул бик күп тәэсирләр алып, кабат әйләнеп кайтырга телщрлек булсын», – дип өстәгән Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова.
2030 елга кадәр илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 529 млрд. сум, тагын 72 млрд. сум төбәк акчаларыннан бүлеп бирү планлаштырыла. Шулай ук инфраструктура төзелешенә 2 трлн. артык бюджеттан тыш шәхси инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла.
«10 ел эчендә «Туризм.РФ» корпорациясе туризмга 1,7 трлн. сум шәхси инвестицияләр җәлеп итәчәк. Моның хисабына 582 объект төзиячәкбез. Алар арасына 298 кунакханә һәм шифаханә, шулай ук 284 комплекслы туристлык проекты керә. Бу – тау чаңгысы, бальнеологик, күңел ачу һәм комлыкта ял итү комплекслары. Әлеге амбициоз бурычларны үтәгәндә, без инвестицияләрне кире кайтаруны һәм дәүләт өчен дә, инвестор өчен дә максималь коммерция табышын тәэмин итәргә тиеш», – дигән Сергей Суханов..
Илкүләм проект закон базасын да зур күләмдә яңартып узачак. Туризм турында яңа заманча закон эшләнәчәк, норматив-хокукый база актуальләштереләчәк, яңа дәүләт стандартлары кертеләчәк. Өлкә белән идарә итү системасының үзе цифрлаштырылачак. Туристларның хокукларын яклау өчен цифрлы чишелешләр кертеләчәк, зур мәгълүматларны җыю, эшкәртү һәм анализлау тармак буенча сыйфатлы һәм актуаль статистика бирәчәк, дәүләт сервисларының онлайн-форматлары барлыкка киләчәк.
Вице-премьер туристлык тармагының югары мультипликатив эффектына игътибар иткән.
«Туризм тармагы мультипликатив эффектка ия, ул 50гә кадәр чиктәш тармакны үстерә. Ул җәмгыять тормышындагы барлык аспектларга һәм һәр кешегә: икътисадтан башлап сәламәтлеккә, мәгариф һәм тәрбиягә йогынты ясый. Илкүләм проект безгә шәһәрләр, тыюлыклар, табигать территорияләрен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Өр-яңа инфраструктура һәм сервиска һәм хезмәтләр сыйфатына башкача якын килү. Безгә ил буйлап сәяхәтләрне хәзерге Россия кешесенең яшәү рәвешендә бер өлешенә әйләндерү мөһим, чөнки ахыр чиктә без кешенең яңа тормыш сыйфаты турында сөйлибез», – дип билгеләп үткән Дмитрий Чернышенко.