Татарстан укучылары Финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасының төбәк этабында катнашты. Тантаналы чаралар илнең 13 төбәгендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, узды. Олимпиада, барыннан да элек, укучыларны шәхси финанслар белән идарә итү нигезләре белән таныштыруга юнәлдерелгән һәм аларга алга таба эшләү һәм тормышларында кирәк булачак акча белән эш итүгә бәйле гамәли күнекмәләр бирә.
Олимпиада этабы Казанның 5нче лицеенда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Милли банкы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашында узды.
Чара мәктәп укучыларының белемнәрен, аларның хәбәрдарлык дәрәҗәсен, күнекмәләрен, финансларга бәйле һәм уйланылган финанс чишелешләрен кабул итүгә, шулай ук шәхси финанс иминлегенә ирешү өчен кирәкле ниятләрне формалаштыруга мөмкинлек бирәчәк. Алга таба яшь укучылар яшь белгечләр булачак һәм чараны оештыручыларның бурычы – аларга тормышта үз урынын табарга ярдәм итү.
Олимпиадада укучылар реаль бизнес-проблемаларга якын булган бурычларны хәл итте, финанс продуктларын чагыштырырга һәм сайларга, финанс базарында алдакчылардан сакланырга өйрәнде.
Исегезгә төшерәбез, 1-9 сыйныф укучылары өчен «Яшь эшкуар һәм финанс грамоталылыгы» бөтенроссия онлайн-олимпиадасы «Учи.ру» мәгариф платформасында узды. Оештыручылар – Учи.ру белем бирү платформасы, Россия Банкы, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә.
Белешмә өчен:
Учи.ру (UCHI.RU) – Россиянең иң эре белем бирү онлайн-платформасы – анда илнең барлык төбәкләреннән 8 млн укучы шәхси теория буенча мәктәп фәннәрен интерактив формада өйрәнә, программалаштырырга һәм максатчан белем алырга өйрәнә, «сыгылмалы компетенцияләр»ен үстерә, Россиякүләм тикшерү эшләренә һәм Төп дәүләт имтиханына әзерләнә. Учи.ру платформасында масштаблы онлайн-олимпиадалар үткәрелә, аларның һәркайсында 500000 башлап 220000 кадәр бала катнаша.
Татарстан Республикасында Учи.ру платформасында 2020/21 уку елында 207 меңнән артык бала шөгыльләнә башлаган, педагоглар арасында 13000 артык укытучы мәктәптә эшләү өчен Учи.ру платформасын куллана.