Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 8,5 млрд сум акча юнәлдереләчәк

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында хәбәр итүләренчә, илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, мәшгульлеккә ярдәм итү (шул исәптән балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру юлы белән дә), спорт инфраструктурасын үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешенә һәм өлкәннәр турында кайгыртуга булышлык итү каралган.

«Демография» илкүләм проекты биш төбәк проектыннан тора, аерым алганда, «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» – 6,4 млрд.сум, «Мәшгульлеккә ярдәм итү» – 1,7 млрд.сум, «Спорт – яшәеш нормасы» – 272 млн.сум, «Өлкән буын» – 91 млн.сум, «Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» – 12 млн.сум.

«Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» проекты кысаларында түбәндәгеләр планлаштырылган:

- беренче бала туу (уллыкка алыну) белән бәйле түләүләр;

- балалар бакчасында баланы карау һәм караштырып тору өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү;

- хроник авырулары булган өч яшькә кадәрге балаларны, шулай ук җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан артмаган гаиләләрне балалар туклануының махсус продуктлары белән тәэмин итү;

- беренче, өченче бала туганда авыл җирендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү;

- бер үк вакытта туган өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә пособие;

- «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән аналарга, «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән ата-аналарга (уллыкка алучыларга) бер тапкыр бирелә торган бүләкләү акчасы.

«Мәшгульлеккә ярдәм итү» төбәк проекты өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыруны, аерым алганда, 13 балалар бакчасы төзүне күздә тота. Хәзерге вакытта барлык объектларда да төзү-монтажлау эшләре бара. Шулай ук әлеге проект кысаларында мәшгульлек хезмәтләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча да чаралар гамәлгә ашырыла.

«Спорт – яшәеш нормасы» проекты кысаларында Кукмара шәһәрендә универсаль спорт залы төзелә, шулай ук Казан шәһәренең Химиклар урамы буенча урнашкан ачык типтагы физкультура-сәламәтләндерү комплексын спорт җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Кукмара спорт комплексы буенча эчке һәм инженерлык челтәрләре урнаштыру, эчке бизәкләү эшләре бара, объектның гомуми мәйданы – 4 мең кв.метрдан артык. Объектның гомуми сыйдырышлыгы – 600 спортчы һәм 200 тамашачы.

Моннан тыш, 2021 елда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 10 спорт мәктәбе 37,9 млн сумлык спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировка алачак (9 мәктәп Казан шәһәрендә һәм республиканың Югары Ослан районының Введенская Слобода авылында урнашкан). Шулай ук Казан шәһәре һәм Югары Ослан муниципаль районының 5 спорт мәктәбе өчен микроавтобуслар һәм Казан шәһәрендә ГТОга әзерлек өчен кече спорт мәйданчыклары булдыруга спорт-технологик җиһазлар сатып алу да планлаштырыла.

«Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру социаль эш белгечләре санын арттыру, көндезге бүлекләрне карап тоту, сиделкалар хезмәте өчен түләү, шулай ук «Өлкән кеше өчен тәрбиягә алучы гаилә» проектын гамәлгә ашыру, эшкә яраклы яшьтәге кешеләрдә пневмокококк инфекцияләрен профилактикалау өчен вакцина сатып алуга акча бүлеп бирүне күздә тота.

«Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту» дигән төбәк проекты чаралары йогышлы булмаган авыруларны профилактикалауга, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм халыкны санитар-гигиеник яктан агартуга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә билгеләп үткәнчә: «Икътисадый үсешне тәэмин итүдә кеше капиталын үстерү һәм тормыш сыйфатын арттыру мөһим фактор булып тора. Илкүләм проектларны һәм республика программаларын тормышка ашыру нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International