Татарстан эшкуарлары Үзбәкстан азык-төлек сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итәргә ниятли

2021 елның 30 апреле, җомга

 «Туклану продуктлары, ингредиентлар һәм җитештерү технологияләре - UzFood 2021» 20 нче халыкара күргәзмәсендә ТР Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы структуралар ярдәмендә Татарстан продукциясе белән коллектив стенды тәкъдим ителгән, республика эшкуарларының Үзбәкстандагы сәүдә челтәрләре вәкилләре белән очрашулары булып узган.

«Фабрика здоровых продуктов» ҖЧҖ, «ВТК «Акульчев» ҖЧҖ, «Арабик Групп» ҖЧҖ компанияләре Үзбәкстан Республикасының Carrefour, Marko Supermarket, Korzinka.uz, Fix Price, Green Apple Market, Farovon.uz, Havas, Bob’s Market, ExoticFood, Baraka Market һ.б. кебек эре челтәрләре белән алга таба хезмәттәшлек итү максатларында сөйләшүләр уздырылган.

Шулай ук Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге ярдәмендә «Ёвар» супермаркетларының Таҗикстан челтәре белән В2В сөйләшүләре үткәрелгән. Сәүдә челтәрләренең күбесе Татарстан җитештерүчеләре продукциясе белән кызыксынуларын белдергән, экспорт контрактлары төзү планлаштырыла.

Моннан тыш, Үзбәкстан Республикасы базарында продукцияләрен күрсәтү өчен ярдәм күрсәтү өчен Вәкиллеккә мөрәҗәгать иткән очракта, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Вәкиллек арасында Татарстан КУЭ субъектларын Үзбәкстан базарына чыгару һәм Татарстан эшкуарларына адреслы ярдәм күрсәтү өлешендә хезмәттәшлек турында да килешүгә ирешелгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, UzFood 2021 чарасындагы Татарстан Республикасы күргәзмә стенды «иң яхшы корпоратив экспозиция» номинациясендә җиңүче булган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына кергән Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендага бирә, стенд төзи, тәрҗемәче хезмәте күрсәтү өчен түли, үз чиратында, очыш бәясе, яшәү һәм күргәзмә үрнәкләрен алып бару чыгымнарын эшкуарлар үзләре түли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International