ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды «Сәнәгать үсеше» ташламалы продуктын эшләтеп җибәрде. Ул Татарстан Республикасы территориясендә инфраструктура ярдәме объектлары – индустриаль парклар, сәнәгать парклары, технопарклар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм МИЗ резидентлары өчен эшләнгән.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе


Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Химград» технополисында булдылар.

Икътисад министрлыгында икътисад министрының беренче урынбасары җитәкчелегендә эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә Республика маркетинг үзәгенең 2021 елның 8 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм аларның алга таба үсешен билгеләү мәсьәләсе каралды. 

2021 елның 13 сентябрендә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко рәислегендә «Инвестицияләр» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты. 

Татарстанда 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр «Умник» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Конкурс цифрлы технологияләр, медицина, ресурсларны сак тоту энергетикасы һәм башкалар өлкәсендә коммерцияләштерү перспективасы булган фәнни проектларны сайлап алуга исәпләнгән.


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Министрлыкның Социаль-икътисадый мониторинг департаменты тарафыннан 2021 елның I яртыеллык йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында кара һәм төсле металл калдыкларын барлыкка китерү һәм алардан файдалану турында мәгълүматлар» мәгълүмат белешмәлеге әзерләнде.

Аксубай муниципаль районында икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе булып китте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды җитәкчесе Айдар Салихов катнашты. Эш сәфәре барышында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карадылар, районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу булды.  


11
сентябрь, 2021 ел
шимбә

Сүз дә юк, илкүләм проектлар өч ел дәвамында җәмгыять һәм бизнес ихтыяҗларына җавап бирү чарасына әверелде. Республиканың Лаеш районындагы «Сокуры» сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Фабрика здоровых продуктов» Татарстан компанияләре төркеме моңа дәлил булып тора. 2015 елдан башлап предприятие үлән чәйләре җитештерә һәм аларны төбәктән читтә дә, башка илләрдә дә сата. Барысы да хоббидан башланган. Эшкуар Рамил Яруллин чәй микслары әзерләү өчен үләннәр җыю белән шөгыльләнгән. Акрынлап әлеге мавыгу «Фабрика здоровых продуктов» бренды белән органик эко- һәм биопродуктлар җитештерүгә әверелгән.


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Конкурентлыкны үстерү стандартын гамәлгә ашыру (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы күрсәтмәсе), оешмаларны административ җаваплылыкка тарту куркынычын киметү һәм республиканың хуҗалык итүче субъектлары сатып алуларының ачыклыгын һәм конкурентлылык сәләтен арттыру максатларында, Татарстан Республикасында конкурентлыкны үстерү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы буларак, Министрлык тарафыннан, республика муниципаль районнарының заказ бирүче оешмалары җитәкчеләре һәм тиешле белгечләре өчен 223-ФЗ номерлы Федераль законны гамәли куллану мәсьәләләре буенча семинар оештырылды.

ТР Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды «Гарантияле экспорт» дигән яңа ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде. Ул чит ил базарларына продукция җиткерүче кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International