ТР Икътисад министрлыгы делегациясе Аксубай районы бизнес вәкилләре белән очрашты

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Аксубай муниципаль районында икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе булып китте. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды җитәкчесе Айдар Салихов катнашты. Эш сәфәре барышында эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрен карадылар, районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу булды.  

Беренче булып Ильяс Сөләймановның Яңа Ибрай авылында урнашкан крестьян-фермер хуҗалыгына тукталдылар. Икътисад министрлыгы вәкилләре югары технологияле ферманың 150 баш сыерга роботлаштырылган сөт саву җайланмалары белән җиһазландырылган яңа бинасын карады. Ферма җитәкчелеге белән хуҗалык үсешенең проблемалы мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышынды.

Равил Сираҗиев шулай ук «Аксу Агро» ҖЧҖ сөт комплексы эшчәнлеге белән танышты, савым сыерлары, терлек азыгы асраучы корпусларны карады, җитештерү участогы эшчәнлегендәге уңай моментларны билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртекле культуралар үстерү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Быел 800 баш таналык ферма файдалануга тапшырылган, инвестицияләрнең гомуми күләме – 25 млн.сум. Хәзерге вакытта фермада 325 эш урыны булдырылган. 

Аксубайга килгәч, район башлыгы Камил Гыйльманов белән Равил Сираҗиев яр буенда булдылар. Район җитәкчесе кунакка «Иҗтимагый киңлекләр» программасы буенча 3 нче чираттагы сквер төзелеше турында сөйләде, бүгенге көндә бу территория аксубайлыларның яраткан ял итү урыннарының берсе булуын билгеләп үтте.

Делегация шулай ук «Вамин Татарстан» җитештерү берләшмәсендә дә булды. Предприятие төрле сортлы сырлар һәм атланмай җитештерә. Предприятиенең максималь җитештерү куәте – тәүлегенә 55 тонна сөт эшкәртү. 81 эш урыны булдырылган. Предприятие директоры Илшат Фәйзрахманов белән бергә делегация сөт продуктлары җитештерелә торган цехларда, саклау складларында булды. Соңыннан предприятие коллективы белән очрашу узды, аның барышында җитештерүне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Визит ахырында район активы һәм бизнес вәкилләре белән очрашу булды, анда районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Министрлык карамагындагы учреждениеләр – Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды вәкилләре бүгенге көндә эшкуарлар һәм үзмәшгульләр өчен мөмкин булган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International