Татарстанда 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр «Умник» конкурсында катнашу өчен гариза бирергә мөмкин. Конкурс цифрлы технологияләр, медицина, ресурсларны сак тоту энергетикасы һәм башкалар өлкәсендә коммерцияләштерү перспективасы булган фәнни проектларны сайлап алуга исәпләнгән.
«УМНИК» программасы буенча грант 2 елга 500 мең сум тәшкил итә. Конкурста Инновацияләргә ярдәм фондының «Умник» программасында элек җиңмәгән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге физик затлар катнаша ала.
Конкурсның тематик юнәлешләре: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, яңа материаллар һәм химия технологияләре, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы.
Республика ярымфинал сайлаулары 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр узачак, финал 2021 елның ноябрендә булачак. Татарстан Республикасында ярымфинал чаралары графигы белән сылтама буенча яки Фондның рәсми сайтында: https://umnik.fasie.ru/ танышырга мөмкин.
«Умник» конкурсын Инновацияләргә ярдәм фонды үткәрә. Республикада үсеш институты белән хезмәттәшлек итүне ТР Икътисад министрлыгы алып бара.
Татарстан Республикасының яшь галимнәре «УМНИК» программасында традицион рәвештә актив катнаша. 2020 ел нәтиҗәләре буенча 170 гариза бирелгән, шуларның 45се Фонд ярдәменә лаек булган. Узган ел А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ, Казан милли тикшеренү технологик университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты вәкилләреннән иң күп гаризалар кабул ителгән.
Соңгы ярымфиналга гаризалар кабул итү 2021 елның 19 октябрендә тәмамлана.