ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәү финанс форумында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хәбәр иткәнчә, Хөкүмәт кече һәм урта бизнес вәкилләренең киләсе елга планлы тикшерүләренә мораторий вакытын озайтырга карар иткән.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

3 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшкуарлык өлкәсендә проектлар белән идарә итү» дип аталган квалификация күтәрү программасын тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Таныклык «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча 500 мең сумга кадәр грант алу өчен гариза юллау хокукын бирә. Татарстанда проектны гамәлгә ашыру белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы шөгыльләнә.

2017 елда эш башланганнан бирле Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе тарафыннан ясалган алыш-бирешләрнең гомуми бәясе 3 млрд. сумнан артып киткән. Шул ук вакытта Татарстан территориясендә теркәлгән эшкуарлык субъектлары өлешенә төзелгән лизинг контрактларының гомуми исәбендә 59% яки 1,7 млрд.сум туры килә.


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Агымдагы елның 6 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның кысаларында 2022-2024 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше һәм тупланма бюджетны фаразлауда төп параметрлары каралды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашында узды. ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үз докладында 2021 елда республикада, тулаем илдәге кебек, икътисадый активлыкның үсешен билгеләп үтте.

Татарстан сатучыларының әйдәп баручы биш маркетплейста товар әйләнеше 2021 елның сигез аенда биш тапкыр — 18,5 миллиард сумга кадәр арткан. Бу хакта бүген, 7 сентябрьдә, төбәктә интернет-сәүдә үсешенә багышланган брифингта Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. Үз чыгышында спикер Татарстан җитештерүчеләрен электрон сәүдә мәйданчыкларына чыгуга этәргеч бирүче ярдәм чараларына җентекләп тукталды.

ТР Икътисад министрлыгы, Ак Барс Банк, Open Service компаниясе һәм ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе белән берлектә, GeCo китертү хезмәтләренә идарә итү өчен бердәм сервис проектын башлап җибәрде. Министрлык карамагындагы ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды сервистан бушлай файдалануга гаризалар кабул итә инде. Хәзерге вакытта Татарстаннан 12 һәм Россиядән 46 ресторан бу программада эшли инде.

Уфада һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм мәктәп укучылары арасында WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышы – IX «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының финалы булып узган.


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

16 компания «Иннополис» МИЗның яңа резидентлары һәм партнерлары булачак, аларда 702 эш урыны булдырылачак. Инновацияле инфраструктурага һәм эшләнмәләргә игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 12 млрд. сум тәшкил итәчәк. Яңа проектлар «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ Күзәтчелек советы утырышында каралды, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов аның әгъзасы булып тора.


3
сентябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан эшкуарлары бизнесны үстерүгә 5,6 млрд. сум кредит алган Алар заем финансларын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган региональ Гарантия фонды йөкләмәсен җәлеп итеп алган.

Игътибар итегез, «Сыналган бизнес» интернет-порталында «Кире элемтә модуле» интерактив сервисы эшли. Ул үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча бизнестан кире элемтә алу өчен кыска сораштыру үткәрүчедән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International