ТР Икътисад министрлыгына караган республиканың Гарантия фонды «Гарантияле экспорт» дигән яңа ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде. Ул чит ил базарларына продукция җиткерүче кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшләнгән.
Әлеге продукт буенча Гарантия фонды 50 млн.сумга кадәр поручительлек бирә. Гарантия ярдәме заем финанславын алганда залог белән тәэмин ителү дәрәҗәсе җитеп бетмәгән эшкуарларга бирелә.
Шул ук вакытта Фонд поручительлегенең максималь күләме займ суммасының 60% кадәр җитәргә мөмкин. Продукт кысаларында бүләкләү буенча ташламалы процент ставкасы да гамәлдә – бирелгән гарантия ярдәме суммасының 0,5%.
Гарантия фонды поручительлеге белән алынган кредит акчаларын эшкуар инвестиция максатларына һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга юнәлдерә ала.
Ел башыннан Гарантия фонды 1,06 млрд. сумлык 233 поручительлек биргән, бу Татарстан эшкуарларына 5,7 млрд.сум кредит акчасын җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Моннан тыш, республиканың экспорт юнәлешле бизнесы өчен «Экспортер» микрофинанс продукты да эшли. Программа шартлары нигезендә, займ суммасы – 24 айга кадәр 5 миллион сумга кадәр, 0,1% башлап килешү төзү датасына РФ Үзәк банкының төп ставкасына (5%) кадәрге процент ставкасы белән бирелә.