Икътисад министрлыгы 2021 елның I яртыеллык йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында кара һәм төсле металл калдыкларын барлыкка китерү һәм алардан файдалану турында мәгълүматлар» аналитик материалын чыгарды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Министрлыкның Социаль-икътисадый мониторинг департаменты тарафыннан 2021 елның I яртыеллык йомгаклары буенча «Татарстан Республикасында кара һәм төсле металл калдыкларын барлыкка китерү һәм алардан файдалану турында мәгълүматлар» мәгълүмат белешмәлеге әзерләнде.

Аналитик материал Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан төсле һәм кара металл калдыкларын барлыкка китерү һәм алардан файдалану турында республика хакимият органнарын һәм җирле үзидарә органнарын мәгълүмат белән тәэмин итү максатларында төзелә.

Аналитик материалны чыгару хисап елының беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча елга бер тапкыр башкарыла.

Мәгълүмат Татарстан Республикасы Электрон хөкүмәтенең эчке контурында, «Сәнәгый җитештерү» рубрикасында, «Кара һәм төсле металл ватыкларын барлыкка китерү һәм алардан файдалану турында мәгълүматлар» рубрикасында урнаштырылган.

«Мәгълүмати статистика ресурсы»нда, файдаланучыларга уңайлы булсын өчен,  аналитик материаллар 2019 елның беренче яртыеллыгыннан бирле саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International