Илкүләм проект Татарстан эшкуарының хоббиен экспорт производствосына әйләндергән

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Сүз дә юк, илкүләм проектлар өч ел дәвамында җәмгыять һәм бизнес ихтыяҗларына җавап бирү чарасына әверелде. Республиканың Лаеш районындагы «Сокуры» сәнәгать паркы территориясендә эшчәнлек алып баручы «Фабрика здоровых продуктов» Татарстан компанияләре төркеме моңа дәлил булып тора. 2015 елдан башлап предприятие үлән чәйләре җитештерә һәм аларны төбәктән читтә дә, башка илләрдә дә сата. Барысы да хоббидан башланган. Эшкуар Рамил Яруллин чәй микслары әзерләү өчен үләннәр җыю белән шөгыльләнгән. Акрынлап әлеге мавыгу «Фабрика здоровых продуктов» бренды белән органик эко- һәм биопродуктлар җитештерүгә әверелгән.

Бүген чәй, үлән җыю һәм башка файдалы товарлар җитештерү буенча предприятиенең мәйданы 1000 кв.метрга якынлаша. «Фабрика здоровых продуктов» компаниясендә 100 якын яңа эш урыны булдырылган. Нигездә, предприятиедә Татарстан, Кырым, Адыгея, Алтай, Мәскәү өлкәсеннән авыл халкы, крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре эшли. Алар үлән, җиләк-җимеш, җиләк әзерләү, җитештерү һәм фасовкалау белән шөгыльләнә.   

Мавыгудан башланган бизнесны производство дәрәҗәсенә җиткерү өчен Рамил Яруллинга чималның сыйфаты, бизнесны алып баруга заманча экологик якын килү һәм эшкуарлык эшчәнлегенең барлык этапларында дәүләт ярдәме чаралары комплексы ярдәм иткән. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты нәкъ менә шундый ярдәмгә нигезләнгән, аны гамәлгә ашыру өчен ТР Икътисад министрлыгы җавап бирә.

«Узган елда гына да мин Икътисад министрлыгыннан 20 млн.сумга якын финанс ярдәме алдым, шуларның 11 млн.сумын без чимал һәм әзер продукция саклау өчен яңа склад бинасы төзетүгә юнәлдердек, бу инде киләсе елга ук җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Рамил Яруллин.

«Фабрика здоровых продуктов» җитештергән товарлар федераль һәм региональ челтәрләр, халыкара һәм Россия интернет-мәйданчыклары аша сатыла. Эшкуарга маркетплейсларда товарлар урнаштырырга «Минем бизнес» төбәк үзәге белгечләре булышкан. Продукцияне экспорт өчен кирәкле таләпләргә туры китерү һәм аны Epinduo, Amazon һәм Alibaba кебек халыкара сәүдә платформаларында урнаштыру нәтиҗәсендә, Татарстан продукциясен Германия, Франция һәм чәйнең үз ватанында – Кытайда да сатып алалар.

Республикада инфраструктур ярдәм чараларына аерым игътибар бирелә, бу Татарстан Республикасының барлык районнарында диярлек эшли торган сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре өчен ташламалар һәм чаралар комплексында чагылыш тапкан, ә аларның гомуми мәйданы 2000 гектардан артып китә. Рамил Яруллин да үз эшчәнлеге өчен сәнәгать паркы территориясен сайлаган, чөнки әлеге урын азык-төлек җитештерү нормаларын тулысынча канәгатьләндерә. Шулай ук парк территориясендә барлык кирәкле инженерлык челтәрләре – электр, яктырту, суүткәргеч һәм башка инфраструктура да файдалануга әзер.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин билгеләп узганча, Татарстанның сәнәгать парклары бизнес алып бару һәм производство урнаштыру мәйданчыклары булуы өстенә республика районнары арасында конкурентлы мөмкинлекләрне тигезләү инструменты да.  

«Быел Татарстан Президенты сәнәгать паркларын үстерү концепциясен раслады, берничә закон һәм закон актлары кабул ителде, сәнәгать парклары резидентлары салым ташламаларын алырга мөмкин – транспорт салымыннан, оешма милкенә салымнан азат ителә, шулай ук аларга салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча түбәнәйтелгән салым ставкалары бирелә, «Төзелеш» займы кебек финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары пакетыннан файдалану мөмкинлеге ачыла һ.б.. Без кабул ителгән чаралар авыл җирендә сәнәгать паркларының нәтиҗәлелеген арттыруга, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итәр, дип фаразлыйбыз», – дип сөйләде Рөстәм Сибгатуллин.

2019 елдан башлап Татарстан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнаша. Проектның төп максатчан күрсәткечләренең берсе – кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр санын арттыру. Татарстан Республикасында бу күрсәткеч 2024 елга 730 мең кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә республиканың кече һәм урта бизнесында 696 меңгә якын кеше мәшгуль. Бу – республика икътисадында эшләүчеләрнең өчтән бер өлеше. Ел саен республикада кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә 3 млрд.сумнан артык акча юнәлтелә.

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыру кысаларында 3 яңа эре сәнәгать паркы төзелде, аларда хәзер 350 дән артык резидент исәпләнә, дип өстәде. Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга өч ел эчендә 88 млрд.сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 65 млрд.сум – федераль бюджеттан. Акчалар иҗтимагый, социаль инфраструктура төзелешенә, шулай ук барлык муниципаль районнарда бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәүләт Думасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү комиссиясе рәисе урынбасары Айрат Фәррахов хәбәр иткәнчә, 2030 елга КУЭ продукциясе Россия Федерациясенең тулаем эчке продукты структурасында 32,5% тәшкил итәргә тиеш.

 «Безнең максат – Россиянең тулаем эчке продукты структурасында кече һәм урта бизнес продукциясен 2030 елга карата 32,5% кадәр җиткерү. Бүген ул – 21%. Бу күрсәткечкә ирешү өчен иң мөһим коралларның берсе – сәнәгать парклары булдыру», – диде Айрат Фәррахов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International