ТР Икътисад министрлыгы сәнәгать парклары һәм МИЗ резидентлары өчен яңа ярдәм чарасын эшләде

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды «Сәнәгать үсеше» ташламалы продуктын эшләтеп җибәрде. Ул Татарстан Республикасы территориясендә инфраструктура ярдәме объектлары – индустриаль парклар, сәнәгать парклары, технопарклар, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре һәм МИЗ резидентлары өчен эшләнгән.

Продукт 50 млн. сумга кадәр гарантия ярдәмен  күздә тота, шул ук вакытта поручительлекнең максималь күләме займ суммасының 60% кадәр җитәргә мөмкин. Эшкуар займ финансларын инвестиция максатларына һәм әйләнештәге акчаларны тулыландыруга юнәлдерергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Фонд эшчәнлегенең предметы – кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларның, Фонд партнерлары бәяләмәсе буенча тотрыклы финанс хәле булган, ләкин кредит алу өчен җитәрлек дәрәҗәдә залог тәэминатына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү.

Моннан тыш, Гарантия фонды базасында Бердәм кредит бирү үзәге дә эшли башлады. Андагы белгечләр бушлай нигездә эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләячәк, оптималь кредит продуктын сайларга, документлар пакетын җыярга һәм банкларга заявка җибәрергә булышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International