ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Инвестицияләр» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы утырышында катнашты

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2021 елның 13 сентябрендә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Сахалин өлкәсе губернаторы Валерий Лимаренко рәислегендә «Инвестицияләр» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышы узды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та катнашты. 

Утырыш кысаларында капитал салуны яклау һәм бүләкләү турындагы законнардагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләләр һәм сынау төбәкләре өчен региональ инвестиция стандарты: инвестиция декларациясе, үсеш агентлыгы, инвестиция комитеты элементларын формалаштыру буенча методик тәкъдимнәрнең проектлары каралды. Чарада федераль һәм региональ хакимият органнары, эксперт, фәнни һәм эшкуарлык бергәлекләренең 100дән артык вәкиле катнашты.


Капитал салуны яклау һәм бүләкләү законнарындагы үзгәрешләр буенча төп нотык белән Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Андрей Иванов чыгыш ясады. Ул капитал салуны яклау һәм бүләкләү турындаа килешүләрне төзү, аларны үзгәртү, гамәлдә булуын туктату һәм аларның үтәлешен мониторинглау тәртибен, шулай ук аларны раслау турында РФ Хөкүмәте карарының тиешле проектын тәкъдим итте. Төбәкләрдә региональ инвестиция стандарты элементларын формалаштыру турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу кысаларында ул Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән инвестиция декларациясен булдыру һәм кабул итү, шулай ук үсеш агентлыклары һәм инвестиция комитетлары эше буенча методик тәкъдимнәр проектларын тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы «Россия Федерациясендә капитал салуны яклау һәм бүләкләү турында»гы Федераль законны кабул итү, инвестиция декларациясе, инвестиция кагыйдәләре җыелмасы, инвестиция картасы һәм «клиентлар юлы» кебек инвестиция үсешенә ярдәм итүнең яңа инструментларын булдыруда актив катнаша.

Хәзерге вакытта Татарстанда инвестиция климатын үстерү өчен институтлар эшли. Уңай инвестиция климаты булдыру, инвестиция эшчәнлеген тормышка ашыруның тотрыклы шартларын тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын  тормышка ашыру максатларында 2012 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов җитәкчелегендәге инвестиция советы эшли. Республикада инвестиция эшчәнлеге турында интернет-портал (Инвестиция порталы) даими рәвештә камилләштерелә, шулай ук инвестиция декларациясен формалаштыру эше дә оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International