Конкурентлыкны үстерү стандартын гамәлгә ашыру (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы күрсәтмәсе), оешмаларны административ җаваплылыкка тарту куркынычын киметү һәм республиканың хуҗалык итүче субъектлары сатып алуларының ачыклыгын һәм конкурентлылык сәләтен арттыру максатларында, Татарстан Республикасында конкурентлыкны үстерү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы буларак, Министрлык тарафыннан, республика муниципаль районнарының заказ бирүче оешмалары җитәкчеләре һәм тиешле белгечләре өчен 223-ФЗ номерлы Федераль законны гамәли куллану мәсьәләләре буенча семинар оештырылды.
Әлеге чара кысаларында законнардагы соңгы мөһим үзгәрешләр, сатып алулар турындагы законнарны бозуда аеруча киң таралган очраклар һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексы нигезендә җаваплылык, шулай ук сатып алу эшчәнлеген Россия Федерациясенең гамәлдәге законнарына туры китерү турындагы мәсьәләләр каралды.
Әлеге чара сатып алулар өлкәсендә заказчыларның эш нәтиҗәлелеген арттырырга, аларны административ җаваплылыкка тарту куркынычын киметергә, шулай ук сатып алуларның конкурентлылык рейтингында Татарстан Республикасы позицияләрен яхшыртуга уңай өлеш кертергә мөмкинлек бирәчәк.