Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Роман Әмирханов Төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүгә әзерлек мәсьәләсе каралды.
Электр энергиясе өчен чыгымнарның бер өлешен каплауга килешү төзүгә сайлап алуда катнашуга гариза бирүчеләр игътибарына!
23 сентябрьдә 14:15 һәм 20:15 сәгатьтә Business-FM радиостанциясе эфирында бизнесны үстерү өчен финанслар җәлеп итү турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган региональ Гарантия фонды директоры урынбасары Илнур Сираев сөйләячәк.
2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында региональ һәм муниципаль дәрәҗәләрдә контрольлек (күзәтчелек) эшчәнлеген җайга салучы федераль законнарны гамәлгә ашыру өчен норматив хокукый актлар проектларын әзерләү турында фикер алыштылар. Чара видеоконференция режимында, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында»гы федераль законны Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашыру өчен кирәкле чараларны үтәү мәсьәләсе буенча узды.
РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 2 сентябрендәге 2424-р номерлы күрсәтмәсе белән 2021-2025 елларга конкуренцияне үстерүнең яңа илкүләм планы кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» төбәк үзәге республика эшкуарларына «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында бухгалтерлык, салым, кадрлар исәбен алу һәм хезмәт хакын исәпләү аутсорсингы буенча хезмәт күрсәтә башлады.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан кара һәм төсле металл калдыкларын әзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату өчен лицензияләре булган юридик затларны, шәхси эшкуарларны 2022 елга тикшерү планы формалаштырылды һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына килештерү өчен җибәрелде.
Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов К(И)ФУ Икътисад, идарә һәм финанс институтының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча белем алучы беренче курс студентлары алдында лекция белән чыгыш ясады. Лекция Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә багышланган иде.
Актаныш районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге делегация булып китте. Эш сәфәре кысаларында министр районның азык-төлек һәм автомобиль сәнәгате предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, сәнәгать паркында булды һәм район эшкуарлары белән очрашты. Очрашуның төп максаты – бизнеска, шул исәптән корылыктан зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә, дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләү.
Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында кече һәм урта бизнесны, муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне үстерү мәсьәләләре каралды. Комитет утырышы эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин катнашты.