ТР Икътисад министрлыгында узган утырышта Республика маркетинг үзәге эшчәнлегенә йомгак ясалды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Икътисад министрлыгында икътисад министрының беренче урынбасары җитәкчелегендә эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә Республика маркетинг үзәгенең 2021 елның 8 аендагы эшчәнлек нәтиҗәләре, шулай ук сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм аларның алга таба үсешен билгеләү мәсьәләсе каралды. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча муниципаль берәмлекләрдә Татарстан эшкуарлары продукциясен сату өчен Республика маркетинг үзәге ресурсларында күрсәткечләргә ирешү эше алып барыла.

Быелның 8 аенда республикада, әлеге цифрлы инструмент ресурсларының өстенлекләреннән файдаланып, Татарстанда 3,3 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 68,4 млрд. сум күләмендә керем алган. 

Утырышта товар җибәрүчеләргә табыш алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирүнең мөһимлеген ассызыкладылар. Мондый мәгълүмат Республика маркетинг үзәгендә эшләүнең аерылгысыз өлеше булырга тиеш. Кече бизнес продукциясен сату һәм алар тарафыннан керем алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен Республика маркетинг үзәге инструментларын максималь рәвештә нәтиҗәле кулланырга кирәк.

Моннан тыш, Икътисад министрлыгы, Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, 2 атнага бер тапкыр видеоконференция режимында муниципаль берәмлекләр катнашында Республика маркетинг үзәгендә тарифлары җайга салына торган оешмаларның сатып алу мәсьәләсе буенча киңәшмәләр үткәрә, дип билгеләп үтелде. Мондый оешмаларның сатып алулары – билгеләнгән сатып алулар планын үтәү буенча тагын бер резерв. 

Шулай ук, сәнәгать паркларының идарәче компанияләре һәм резидентлары белән эшләү барышы турындагы эшче төркем утырышы кысаларында Икътисад министрлыгына аккредитация алу өчен документлар бирү мәсьәләсе буенча Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Арча, Балтач, Зеленодольск, Лаеш, Саба һәм Чирмешән муниципаль районнарының докладлары тыңланды.

Исегезгә төшерик, Икътисад министрлыгы сәнәгать паркларын аккредитацияләү һәм аларның идарәче компанияләре һәм резидентлары белән килешүләр төзү өчен документлар тапшыру мәсьәләсе буенча көн саен эш алып бара. Мондый механизм алга таба сәнәгать парклары субъектларына сәнәгать паркларын тулыландыру һәм авыл җирендә һәм шәһәр территорияләрендә урнашкан парклар арасында конкурентлы шартларны тигезләү өчен Министрлык тарафыннан эшләнгән кайбер ташламалар һәм ярдәм чаралары комплексын бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Министрлык белән килешү булуы, шулай ук, электр энергиясенә чыгымнарны субсидияләү программасында катнашу, инженер һәм юл инфраструктурасы объектларын төзүгә 30 млн.сумга кадәр «Төзелеш» ташламалы займ алу мөмкинлеге бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International