Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Эшне республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структура – «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге үткәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды 2021 елның 9 аенда 1 млрд. 236 млн. сумлык 263 поручительлек биргән. Гарантиягә җәлеп ителгән финанс фондының гомуми күләме 6 млрд. сумнан артып киткән, бу 2020 елның шул ук чорында алынган кредитлар күләме күрсәткечләреннән 12% артып китә – 5,4 млрд. сум.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Экспортка ярдәм итү үзәге аша кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча укуга кабул итә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Һөнәри эшчәнлеккә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.10.2021 ел, № 953 карары белән расланган «Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында махсус салым режимын куллана торган физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» чарасы буенча сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.
Гаризалар 2021 елның 11 октябреннән 9 ноябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга 9:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр), 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 1 нче кат адресы буенча «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аларны үстерү программаларын башкару үзәге» ДКУ кабул ителә.
Субсидия бирү нәтиҗәсе булып, килешү төзү аеннан соңгы икенче айның 30 нчы көненә кадәр һөнәри керемгә салым салына торган керемнең 10 мең сумнан да ким булмаган күләмендәге гомуми суммасы тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнесменнардан контрольлек органнарына хисаплылык тапшыру һәм түләүсез электрон цифрлы имза алу буенча хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итә.
Бүген Казанда эшкуарлыкка һәм инвестиция климатына ярдәм итү чараларын яхшырту буенча төбәкләрдән тәкъдимнәр тыңланды. Эшкуарлар белән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов очрашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанстат җитәкчесе Н.В.Гатауллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Р.Д.Әмирханов, «Ихтыярилык мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО директоры А.И. Мөбәракшина катнашында Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда Бөтенроссия халык исәбен алуга багышланган брифинг булды.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы бизнесына һәм үзмәшгульләренә дәүләт ярдәме күрсәтүнең бер юнәлеше булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы микрофинанслау тора. Быелның 9 аенда регионның кече бизнесы 582,5 млн.сумлык ташламалы финанс ярдәме алган.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2021 елның 8 айлык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсешенең традицион рейтингы формалаштырылды
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышы узды. Көн тәртибендә – Кама Тамагы районының үсеш резервлары, ИТ-тармакка ярдәм итү чаралары.