Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең традицион утырышы узды. Көн тәртибендә – Кама Тамагы районының үсеш резервлары, ИТ-тармакка ярдәм итү чаралары.
Эшче төркем утырышының көн тәртибендәге беренче мәсьәлә – агымдагы икътисадый вәзгыять, Кама Тамагы муниципаль районы үсешенең проблемалы мәсьәләләре һәм резервлары турында фикер алышу. Шул максат белән Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Вазыйхов доклады тыңланды, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар чыгыш ясады. Моннан тыш, узган атнада Кама Тамагы районына эш сәфәре кысаларында оештырылган кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуда эшкуарлар агросәнәгать паркы оештыру кирәклеге турында да сөйләштеләр. Хәзерге вакытта бу максатлар өчен җир кишәрлеге һәм 2 потенциаль резидент бар. Утырыш кысаларында эшкуарлар өчен зур мөмкинлекләр ача торган сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү чаралары күрсәтелде. Шулай ук корылык аркасында зыян күргән аграрийларга ярдәм чаралары турында да әйтелде.
Эшче төркем утырышының тагын бер мәсьәләсе ИТ-тармакка ярдәм итү чараларының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган икенче пакеты булды. Бу темага доклад белән «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ вәкиле чыгыш ясады.