Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Һөнәри эшчәнлеккә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 06.10.2021 ел, № 953 карары белән расланган «Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында махсус салым режимын куллана торган физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» чарасы буенча сайлап алуны үткәрү турында игълан итә.
Гаризалар 2021 елның 11 октябреннән 9 ноябренә кадәр эш көннәрендә (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, җомга 9:00 сәгатьтән 16:45 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр), 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 1 нче кат адресы буенча «Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аларны үстерү программаларын башкару үзәге» ДКУ кабул ителә.
Субсидия бирү нәтиҗәсе булып, килешү төзү аеннан соңгы икенче айның 30 нчы көненә кадәр һөнәри керемгә салым салына торган керемнең 10 мең сумнан да ким булмаган күләмендәге гомуми суммасы тора.