Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Экспортка ярдәм итү үзәге аша кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен «Россия экспорт үзәге» АҖ Экспорт мәктәбе программасы буенча укуга кабул итә.
Белем бирү программасы экспортка сатарга яки бу юнәлештә сатуны арттырырга җыенучы кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекне оештыру мәсьәләләрендә белем һәм компетенцияләр җитмәүне сизгән бизнес субъектларына юнәлдерелгән.
Россия экспорт үзәге курслары көндезге форматта уза. Укыту программасы модуль принцибы буенча төзелгән 11 семинардан тора. Белем бирү программасының теория өлеше экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча реаль бизнес-кейсларны хәл итеп, практик дәресләр белән ныгытылган.
Белем бирү курсына 19 октябрьдә Бөгелмәдә старт биреләчәк. Экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча беренче семинарда экспорт проектының тормыш циклының һәр этабы, Татарстан эшкуарларының экспорт эшчәнлеге өстенлекләре каралачак. Укыту семинарлары 17 декабрьгә кадәр барачак. Белем бирү проектында катнашу – бушлай. Укулар Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт, Эшкуар йортында, шулай ук Бөгелмә шәһәрендә узачак.
Чаралар графигы һәм программасы:
1) 19 октябрь - «Экспорт эшчәнлеге нигезләре», Бөгелмә шәһәре
2) 22 октябрь - «Экспорт проектының бер өлеше буларак маркетинг», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
3) 21 октябрь - «Экспортерлар өчен нәтиҗәле эшлекле коммуникация», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
4) 28 октябрь - «Экспортның хокукый нигезләре», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
5) 2 ноябрь - «Экспортка документлар белән ярдәм итү», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
6) 11,12 ноябрь - «Экспортның финанс инструментлары», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
7) 18 ноябрь - «Экспортны таможня ягыннан җайга салу», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
8) 25 ноябрь - «Экспортлер логистикасы», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
9) 2 декабрь - «Онлайн экспорт мөмкинлекләре», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
10) 9 декабрь - «Экспорт эшчәнлегендәге салымнар», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
11) 16,17 декабрь - «Россия Экспорт Үзәге Төркеме продуктлары», Казан шәһәре, Петербург урамы, 28
Элемтә өчен җаваплы зат – Салихова Елена Сергеевна, ТР Экспортка ярдәм үзәгенең КУЭ субъектлары белән эшләү бүлеге башлыгы, тел. +7(843) 222 90 60 (278).