Икътисад министрлыгы Татарстан эшкуарларына хисаплылыкны бушлай тапшырырга һәм электрон култамга алырга ярдәм итәчәк

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының  «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында бизнесменнардан контрольлек органнарына хисаплылык тапшыру һәм түләүсез электрон цифрлы имза алу буенча хезмәтләр күрсәтүгә гаризалар кабул итә.

Закон буенча, шәхси эшкуар статусы белән бергә, физик затның квартал саен хисапларны контрольлек итүче органнарга – Федераль салым хезмәтенә, Россия Пенсия фондына, Социаль иминият фондына һәм башка ведомстволарга тапшыру бурычы да барлыкка килә.

«Минем бизнес» үзәге яңа сервис ярдәмендә эшкуарларга тиз арада хисап тотарга һәм ялгышларны киметергә ярдәм итәчәк. Сервис исәпләмәләрне, хисаплылыкларны тапшыру вакытын контрольдә тоту, бюджет белән чагыштыру һәм түләү кәгазьләрен тутыру бурычын үз эченә ала. Сервистан файдалана алу мөмкинлеге 1 елга саклана. Яңа хезмәт бизнес үсешен  җиңеләйтәчәк, шулай ук хисаплылык әзерләү нечкәлекләрен белмәүче яшь эшкуарларга да уңайлы булачак.

Шулай ук Татарстан эшкуарларына бушлай электрон цифрлы имза (ЭЦП) алу мөмкинлеге дә бирелә – ул гадәти имзаның цифрлы аналогы. ЭЦП документларны, хисапларны читтән торып тапшыру, дәүләт порталлары белән эшләү, электрон сатуларда катнашу өчен кирәк.

Хезмәтләр Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм үз эшчәнлеген алып баручы, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына караган эшкуарларга күрсәтелә.

Ярдәм чараларыннан файдалану өчен Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» төбәк үзәгенә мөрәҗәгать итәргә яки 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Әлеге хезмәтләрне күрсәтү РФ Президенты Владимир Путинның 2019 елгы май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының «Җиңел старт һәм бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проекты ярдәмендә мөмкин булды һәм бизнеска аның үсеш этапларында старт идеясеннән башлап экспортка чыгу өлешенә кадәр җәелдерүдә булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International