Татарстанда 2021 елда социаль предприятиеләр исемлегенә керү өчен гаризалар һәм документлар кабул итү дәвам итә. Эшне республика Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структура – «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерциясез микрокредит компаниясенең Социаль өлкә инновацияләре үзәге үткәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларын социаль предприятиеләр дип тану мәсьәләләрен карау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды. Комиссия утырышында республика эшкуарларыннан 10 гариза каралды, утырыш нәтиҗәләре буенча алар Исемлеккә кертелде.
«Социаль предприятие» исемлегенә социаль якланмаган (зәгыйфь) гражданнарны эш белән тәэмин итү яки мондый гражданнар тарафыннан җитештерелә торган товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) сатуны тәэмин итүче, шулай ук әлеге категория гражданнар өчен билгеләнгән товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) җитештерү буенча эшчәнлек алып баручы эшкуарлар керә ала. Иҗтимагый файдалы максатларга ирешү һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру, мәсәлән, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә хезмәт күрсәтү, балаларны ял иттерү һәм савыктыру буенча хезмәт күрсәтү, мәдәни-агарту эшчәнлеге һәм башкалар – сайлап алуның тагын бер таләбе булып тора.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль предприятиеләр «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында финанс һәм финанс булмаган ярдәм алуда өстәмә мөмкинлекләргә исәп тота ала, шул исәптән уку узган социаль предприятиеләр өчен 500 мең сумга кадәр грантлар да каралган.
Татарстанда Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 «Эшкуар йорты» адресы, (843) 222-90-60 (өстәмә 105) телефоны, ciss.rt@mail.ru электрон адресы буенча документлар тапшырырга һәм консультация ярдәме алырга мөмкин.