Проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе бөтен Россиягә таратылырга мөмкин

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Бүген Казанда эшкуарлыкка һәм инвестиция климатына ярдәм итү чараларын яхшырту буенча төбәкләрдән тәкъдимнәр тыңланды. Эшкуарлар белән Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов очрашты. 


Очрашу барышында бизнес вәкилләре иң яхшы проектларны тәкъдир иттеләр, үз казанышлары турында сөйләделәр, шулай ук эшкуарларга ярдәм итү, төбәктә һәм илдә инвестиция климатын яхшырту өчен идеяләр һәм тәкъдимнәр җиткерделәр. Очрашуда төрле өлкәләрдәге һәм эшчәнлек юнәлешләрендәге эшкуарлар һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты, бу төрле тәкъдимнәр һәм фикерләрне формалаштырырга мөмкинлек бирде.


Аерым алганда, эшкуарлар эшкуарлык проектларының кадрлар резервын формалаштыру һәм булачак белгечләр өчен акселерация программасын булдыру, кече һәм урта бизнес белән бәйле кайбер закон инициативаларына үзгәрешләр кертү, микрозаймнар бирүнең чик вакыты буенча чикләүләр кертү, юридик затларны бетерү процедурасын гадиләштерү, сәнәгать парклары төзелешен финанслау программаларында катнашу буенча РФ субъектлары исемлеген киңәйтү һәм башка тәкъдимнәрне җиткерде.  


Шулай ук чара кысаларында GeCo ресурсы белән эшләү тәҗрибәсе дә күрсәтелде һәм Россия субъектларында әлеге инструментны тиражлау тәкъдиме кертелде. Исегезгә төшерәбез, GeCo проекты – Ак Барс Банк, Open Service компаниясе һәм ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә ТР Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе тарафыннан оештырылган, товарны илтеп җиткерү хезмәтләре күрсәтүгә идарә итү өчен юнәлдерелгән сервис.
Моннан тыш, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына экспорт эшчәнлегенең төрле этапларында ярдәм итү буенча тәкъдим дә кертелде.


Үз чыгышында Светлана Чупшева билгеләп үткәнчә, очрашу эшкуарлардан кире элемтә алу максатында үткәрелә. Ул ассызыклаганча, эшкуарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек һәм бизнесның алга таба үсешенә ярдәм итә торган ярдәм чараларын булдырырга кирәк. Шул ук вакытта законнар җәза бирә торган түгел, ә мотивацияли торган булырга тиеш. Ул хәбәр иткәнчә, иң яхшы практикалар бөтен Россиягә кертелергә һәм таратылырга мөмкин.  
Чарада эшлекле бергәлекләр вәкилләре – ТР ССП, «Опора России», «Деловая Россия», «КУЭ ассоциациясе» вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International