Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанстат җитәкчесе Н.В.Гатауллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Р.Д.Әмирханов, «Ихтыярилык мәгълүмат-ресурс үзәге» АКО директоры А.И. Мөбәракшина катнашында Татарстан Республикасында 2020-2021 елларда Бөтенроссия халык исәбен алуга багышланган брифинг булды.
Республика икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов үз чыгышында, халык исәбен алу нәтиҗәләре илкүләм проектлар, социаль программалар эшләү өчен нигез булып тора, адреслы социаль-икътисадый сәясәтнең нәтиҗәлелеген арттырачак, дип хәбәр итте. Шуңа күрә республикада яшәүче һәр кешегә исәпкә алуда катнашырга һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен кертергә кирәк.
Роман Әмирханов Бөтенроссия халык исәбен алу иң күбе 10 елга бер тапкыр уздырыла, шуңа күрә әлеге чара РФ халкының исәбен һәм аларның яшәү шартларын бәяләргә мөмкинлек бирә, дип искәртте.
Моннан тыш, халык исәбен алу мәгълүматлары гына барлык муниципаль берәмлекләрдә һәм торак пунктларда халык санын билгеләү өчен максималь дәрәҗәдә дөрес булып тора. Халыкның саны һәм составы турында мәгълүмат барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны формалаштыру өчен кирәк.
«Алынган мәгълүматлар кайсы районда һәм күпме балалар бакчасы, фельдшер пунктлары, китапханәләр, музейлар, хастаханәләр, мәгариф учреждениеләре төзергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Һәр гражданинның халык исәбен алуда катнашуы мөһим һәм кирәк», – дип өстәде Роман Әмирханов.
Министр урынбасары җанисәптә һәр гражданинга мөмкин кадәр ачык һәм аңлаешлы технологияләр кулланыла, дип сөйләде. Алар үзләре турында мәгълүматны ничек бирергә кирәклеген үзләре сайлый алачак. Халык исәбен алуны гадәти ысул белән узарга мөмкин, бу очракта исәпкә алучы кеше кешеләрнең өенә килә, шулай ук бу эшне КФҮ, шулай ук дәүләт хезмәтләре күрсәтү сайтында да эшләргә була.
2021 елда Бөтенроссия халык исәбен алу барышында башка чыганаклардан алу кыен булган мәгълүмат: хуҗалыкларның составы, туучылар саны, миграция, халыкның белем дәрәҗәсе турындагы мәгълүматлар җыелачак.
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык исәбен алу узачак.