ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2021 ел
җомга

Бүген «Яр Чаллы» һәм «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре эшчәнлеген гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында 6 инвестиция проекты каралды. Чара, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды. Комиссия утырышында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.


30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ВЭБ РФ шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциясез оешмасының генераль директоры Ирина Макиева, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, идарәче компания җитәкчелеге белән бергә «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә булдылар. Шул исәптән «Татфарм» ҖЧҖ эшчәнлеге белән дә таныштылар, әлеге предприятие дару чараларының заманча производствосын оештыру буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 29.09.2021 ел, № 924 карары нигезендә, агымдагы салым чорының икенче чорында оешмалар мөлкәтенә салым буенча аванс түләвен түләүгә бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 67 980,9 мең сум күләмендә бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен, махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре булып торган юридик затларның гаризаларын сайлап алуы турында игълан итә. 

Ozon маркетплейсы бүген рәсми рәвештә «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә фулфилмент-үзәкнең беренче чиратын ачты. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Яңа логистика комплексы – Идел буенда компаниянең төп хабы, ул бөтен ил буенча маркетплейстан сатып алучыларны товарлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Россия дәүләт социаль университеты, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКО ярдәмендә, Социаль эшкуарлык өлкәсендә VII «Елның иң яхшы социаль проекты» Бөтенроссия  проектлар конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда социаль эшкуарлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шулай ук проектлары җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән коммерциясез оешмаларның вәкилләре катнаша ала.


29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итүдә чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышын уздырды. Киңәшмәнең көн тәртибендә Илкүләм рейтинг күрсәткечләре нигезендә Татарстан Республикасының инвестиция климатын яхшырту буенча өстенлекле бурычларга багышланган мәсьәләләр, идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары резидентларына ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, финанс грамоталылыгына бәйле чаралар.  

«Ясалма интеллект» федераль проектын һәм «Цифрлы икътисад» илкүләм программасын гамәлгә ашыру кысаларында илнең кече предприятиеләре арасында акселерация программаларын үтүгә грантлар алу өчен конкурс башлана.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 4 октябреннән 2021 елның 8 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге эшкуарлык эшчәнлеген башлап җибәрүче эшкуарларны һәм эшкуарлык эшчәнлеген планлаштыручы затларны «Эшкуар әлифбасы»ның 5 көнлек тренингында катнашырга чакыра.


27
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы резидентлардан һәм аккредитацияләнгән индустриаль (сәнәгать) паркларының идарәче компанияләреннән кулланылган электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр алу өчен гаризалар кабул итә башлый.

ТР Икътисад министрлыгы, «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ белән берлектә, бу атнада тармактагы ТР министрлыклары һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты катнашында тарифлары җайга салына торган оешмаларның РМҮ ресурсларында сатып алу эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында традицион киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә – ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан җаваплы затның тикшерүдә торган тарифлары җайга салынулы оешмаларның Республика маркетинг үзәгендә сатып алулары буенча доклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International