Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән эшкуарлар бизнесны үстерү өчен кредитларны узган ел белән чагыштырганда 12% күбрәк алган

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды 2021 елның 9 аенда 1 млрд. 236 млн. сумлык 263 поручительлек биргән. Гарантиягә җәлеп ителгән финанс фондының гомуми күләме 6 млрд. сумнан артып киткән, бу 2020 елның шул ук чорында алынган кредитлар күләме  күрсәткечләреннән 12% артып китә – 5,4 млрд. сум.

Поручительлекләрнең күбесе Казан, Яр Чаллы һәм республиканың Тукай районы эшкуарларына туры килә. Кредит акчаларын Татарстан бизнесы әйләнештәге активларны тулыландыруга, күчемсез милек сатып алуга, орлыклар сатып алуга һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга юнәлдергән.

Исегезгә төшерик, Гарантия фонды кредит акчаларын алу өчен залог белән тәэмин ителмәгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгуль гражданнарга 50 млн.сумга кадәр поручительлек бирә.

Сентябрьдә Гарантия фонды берьюлы берничә ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде, аерым алганда, сәнәгать парклары резидентлары өчен - «Сәнәгать үсеше», экспорт компанияләре өчен - «Гарантияле экспорт».

Татарстанда аномаль эссе җәй аркасында зыян күргән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен «Агрозасуха» программасы эшләнгән. Программа шартлары буенча, Фонд финанс оешмасы тарафыннан +120 көнгә бирелгән займ акчаларын алып тору чорына 10 миллион сумга кадәр займ суммасының 70%ына поручитель була. Быелның ахырына кадәр авылда (КФХ, шәхси эшкуарлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары һәм башка КУЭ субъектлары) эшчәнлек алып баручы аграрийлар ярдәмнән файдалана ала.

Татарстан эшкуарлары Гарантия фонды базасында эшли торган Бердәм кредит бирү үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләрдән дә файдалана ала. Андагы белгечләр бушлай нигездә отышлы кредит продуктын сайларга, кирәкле документлар пакетын формалаштырырга һәм банкларга заявка җибәрергә ярдәм итә. 2021 ел башыннан бирле Бердәм кредит бирү үзәге 700 артык кече һәм урта бизнес вәкиленә консультация биргән һәм бизнеска 200 млн сумнан артык акча җәлеп итәргә ярдәм ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International