ЯҢАЛЫКЛАР


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарларны 2021 елда төбәк товарлары, эшләре һәм хезмәт күрсәтүләре базарларында конкурентлы мохит торышы һәм үсеше турында сораштыруда катнашырга чакыра.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Икътисад министрлыгы социаль челтәрләрдә үзмәшгульләр өчен субсидияләргә багышланган турыдан-туры эфир үткәрде. Instagram мәйданчыгында онлайн-трансляция 11 октябрьдә узды. 

Көз көне Татарстанда яшәүчеләр өстәмә белем алу турында диплом ала һәм тәҗрибәле эшкуарлар остазлар җитәкчелегендә үз бизнесларын башлый алачак. Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды 2021 елның 23 октябреннән 27 ноябренә кадәр үз эшен ачарга теләүчеләр өчен «Хатын-кызлар эшкуарлыгы» буенча белем бирү программасын башлап җибәрә.

2021 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының Экспортка ярдәм үзәге экспортерлар өчен түгәрәк өстәлгә чакыра. «E-Commerce» халыкара базарына чыкканда Россия товарлары өчен яңа мөмкинлекләр» – электрон коммерция буенча түгәрәк өстәл темасы. Чара 10.00 сәгатьтә Эшкуар йортында түбәндәге адрес буенча башланачак: Казан шәһәре, Петербург ур., 28

2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр, үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс белемнәре дәрәҗәсен, эшкуарлык активлыгын арттыру һәм төбәктәге үзмәшгуль гражданнарны Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатында, төбәк территориясендә «Фабрика. Үзмәшгульләр» программасы гамәлгә ашырылган иде.


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

2021 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды, аның кысаларында Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту мәсьәләләре каралды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО генераль директоры Светлана Чупшева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында узды.


8
октябрь, 2021 ел
җомга

Икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкчелегендәге делегация Минзәлә муниципаль районының җитештерү, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм сәнәгать паркларында булды. Делегация әгъзалары оешма җитәкчеләре һәм белгечләре белән җитештерү үсешенең агымдагы проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышты, районның эшкуарлык җәмәгатьчелеге белән очрашу уздырды.  

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Минем бизнес» төбәк үзәге кондитер сәнгате белән шөгыльләнүче Татарстан үзмәшгульләрен кондитер эше буенча мастер-класста катнашырга чакыра. 


7
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан, илнең 10 субъекты белән беррәттән, региональ инвестиция стандарты гамәлгә кертелә башлаган сынау төбәгенә әйләнде. Икътисадый үсеш министрлыгының методик күрсәтмәләре субъектларга инвестиция декларацияләрен, комитетлар һәм үсеш агентлыклары төзүгә керешергә мөмкинлек бирәчәк.

Быелның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында муниципаль районнар белән киңәшмә узды, анда республиканың 2022-2024 елларга социаль-икътисадый үсешен фаразлау проекты һәм 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проекты турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International