Татарстанның кече бизнесе 582 млн. сумнан артык ташламалы финанс ала алган

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы бизнесына һәм үзмәшгульләренә дәүләт ярдәме күрсәтүнең бер юнәлеше булып Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган ташламалы микрофинанслау тора. Быелның 9 аенда регионның кече бизнесы 582,5 млн.сумлык ташламалы финанс ярдәме алган.

Ел башыннан Татарстан Республикасы бизнесының үзенчәлеген һәм ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнгән микрофинанслауның 5 махсус программасы кысаларында Эшкуарлыкка ярдәм фонды 358 кече һәм урта предприятиегә, үзмәшгульлеккә ярдәм күрсәтә алган.

Дәүләт микрофинанслау бизнес вәкилләренең максималь киң даирәсенә исәпләнгән, микрозаймны заемчыларның эшкуарлык максатларына нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарына алырга мөмкин. Микрофинанс продуктлары 0,1-5,5 % ставкалары буенча 2 елга кадәрле срокка 5 млн.сумга кадәр заем алу мөмкинлеген күздә тота.

Микрозаймга гариза бирү һәм кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерү өчен Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондына түбәндәге адрес буенча: Казан ш., Петербург ур., 28 йорт, һәм ЭЯФ районнардагы төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Консультацияне 8(843) 222-90-62 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International