ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанның дүрт вәкиле «Россия лидерлары» конкурсында Идел буе федераль округыннан трекларның төбәк финалларында җиңгән 35 кеше исемлегенә эләккән. Аларның икесе «Бизнес һәм сәнәгать» трегында, тагын икесе «Дәүләт идарәсе»ндә җиңү яулаган. 


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында чикләү чорында өстәмә һәм гамәлдәге ярдәм чараларына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешмалар җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин катнашты.

2021 елның 22-26 сентябрендә узган EuroSkills Graz чемпионатында Россия, Европаның 30 илен уздырып, беренче гомумкоманда урынын яулаган. WorldSkills Russia илкүләм җыелма командасы гомумкоманда – медаль һәм бал зачетлары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган, шулай итеп, пандемиядән соң турыдан-туры тәүге беренчелек кысаларында халыкара аренада үзенең лидерлыгын раслаган.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чистай урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан яңа күп функцияле үзәктә булды. Яңа КФҮ 50 кабул итү тәрәзәсе, офис гражданнарны кабул итү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә ул 1000 артык гариза бирүчене кабул итә ала, анда республиканың башка КФҮ кебек үк, 260 хезмәт күрсәтелә ала.


31
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Дүшәмбе, 1 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МА сайтында чикләү чорында өстәмә һәм гамәлдәге ярдәм чараларына багышланган матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак.


30
октябрь, 2021 ел
шимбә

Татарстанлыларга «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен бәяләү» дигән сораштыру узарга тәкъдим ителә. Республика халкы төбәкнең хәзерге торышын бәяли һәм хәзер эшләнә һәм өстенлекле була ала торган социаль-икътисадый үсеш проектлары өчен тавыш бирә ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быелның тугыз аенда илкүләм проектлар буенча республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина оешмалары, спорт объектлары ачылган, Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү эшләре тәмамланган, Питрәч районында чистарту корылмалары төзелгән. 


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татарстан-информ» мәгълүмат агентлыгында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр предприятиеләрнең эш режимын оештыруга багышланган брифингта төбәк икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында алхәбәр җиткерде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе «һөнәри эшчәнлеккә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Икътисад министрлыгы «кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гаризалар кабул итүне дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International