Бүген «Татарстан-информ» мәгълүмат агентлыгында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр предприятиеләрнең эш режимын оештыруга багышланган брифингта төбәк икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин Татарстан Республикасы бизнесына ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында алхәбәр җиткерде.
Чикләүләр кертелгән чорда ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан кире элемтә алу өчен кайнар линияләр, сораштыру, бизнес-берләшмәләр вәкилләреннән хатлар, мөрәҗәгатьләр аша хәбәр алу эше җайга салынды, дип билгеләп үтте спикер.
Элемтә каналлары буенча барлыгы 540 мөрәҗәгать алынган, мөрәҗәгатьләрнең төп күләме сәүдә өлкәсе вәкилләренә туры килә, шуларның яртысы сәүдә үзәкләрендә эшчәнлек алып бара. Сораштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның күбесе – 47% ы керемнәрнең һәм сату дәрәҗәсенең кимүе турында билгеләп үтә. Сораштырылучыларның 23%ы сәүдә үзәкләренә килүчеләр саны кимүен күрсәткән.
Иң еш сорауларның берсе – чикләүләрне гамәлдән чыгаруның фараз вакыты, Сибгатуллин ассызыклап узганча, кертелгән чикләүләр вакытлыча һәм алар Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, ә чикләүләрне тиз арада бетерү ысулы – халыкны вакцинацияләү исәбенә күмәк иммунитет булдыру. Шул ук вакытта, бизнестан алынган кире элемтә нигезендә, эшкуарларның күпчелеге (63%) хезмәткәрләрне вакциналаштыру белән кыенлыклар кичерми һәм коллективны вакцинацияләүнең (81-100) югары процентын билгеләп үтә.
Кире элемтә шулай ук бизнеска ярдәм итүгә төп таләпләрне аерып чыгару мөмкинлеген дә бирде. Финанс инструментлары – ташламалы кредитлар, микрозаймнар, субсидияләр, шулай ук гамәлдәге кредитларны реструктуризацияләү, шул исәптән элек ФОТ 3.0 программасы буенча алынганнарын да.
Рөстәм Сибгатуллин билгеләп узганча, РФ Үзәк банкының кредит һәм микрофинанс оешмалары тәкъдимнәренә туры китереп, КУЭ субъектларына, шулай ук үзмәшгуль гражданнарга элек бирелгән кредитларны һәм микрозаймнарны реструктуризацияләргә, элек реструктуризацияләнгән бурычларны да кертеп, заемчыларга неустойка, штрафлар, пенялар исәпләмәскә киңәш ителгән.
«Әлеге чара, Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан бирелгән микрозаймнарны да кертеп, барлык кредит һәм микрофинанс оешмаларына кагыла. Бу эшне без инде башкарабыз. Эшкуарлыкка ярдәм фондының 8 (843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша шушы һәм башка мәсьәләләр буенча консультация алырга мөмкин», – дип нәтиҗә ясады спикер.
ФОТ 3.0 программасы буенча элегрәк алынган, быелның сентябрь-октябрь айларында түләү вакыты килеп җиткән кредитларны түләү вакытын арттыруга килгәндә, Россия Хөкүмәте программа шартларына үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр әзерләгән. Нәтиҗәдә әлеге кредитны түләү өчен тагын 6 ай вакыт бирелергә мөмкин.
Сибгатуллин хезмәт коллективларын һәм КУЭ субъектларында мәшгуль кешеләр санын саклап калуга юнәлдерелгән федераль ярдәм программалары шартларына, зыян кургән тармаклардан КУЭ һәм СЮ КО оешмаларына ярдәм итү өчен МРОТ күләмендә грантлар түләүгә һәм Фото 3.0 программасын яңартуга җентекләп тукталды.
«Федераль программалар шартларын, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлегенең зыян күргән категориясенә аларның адреслылыгын исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә өстәмә рәвештә бизнесның җитешмәгән категориясенә ярдәм итү турында карар кабул ителде, ә бу, нигездә, күпчелек мөрәҗәгать алына торган сәүдә тармагы», – дип билгеләп үтте спикер, республика ярдәм чаралары блогына күчкәндә.
Әлеге өлкәләр, шулай ук республика чикләүләренә эләккән һәм федераль ярдәм программаларына кермәгән тармакларда эшчәнлек алып баручы КУЭ субъектлары өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан 2020 ел – пандемия елында зур ихтыяҗ булган «Бер процентлы» микрозайм бирү эше яңартылды.
Микрозайм Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан, эш урыннары санын 90% дәрәҗәсендә саклап калу шарты белән, заемчылар тарафыннан нигезләнгән теләсә нинди максатларга 300 меңнән алып 1 млн сумга кадәр еллык 1% белән бирелә. Кредит бирү вакыты 3 айдан 24 айга кадәр, кредит җисемен түләү буенча 6 айга кичектерелгән түләү чоры да шунда керә.
«Бер процентлы» микрозайм буенча гаризалар федераль программаларга охшаш рәвештә 1 ноябрьдән старт ала һәм быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Икътисад министрлыгы хәлгә күзәтү ясавын дәвам итәчәк һәм, санитар-эпидемиологик вәзгыятькә һәм чикләү чаралары гамәлдә булган чорга карап, гаризалар кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин.
Җәмәгать туклануы өлкәсенә ярдәм итү өчен, быел министрлык тарафыннан азык-төлек һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасын гамәлгә ашыру дәвам иттерелде, ул 2020 елның чикләү чаралары вакытында аеруча кирәк иде, чөнки җәмәгать туклануы өлкәсе бизнесы продукцияне сатып алучыларга җиткерү өчен агрегаторлар ярдәменнән файдаланырга мәҗбүр булды. Быел программа буенча КУЭ субъектлары 48 млн. сумлык субсидия алганнар. Спикер сүзләренә караганда, киләсе елда инструментка ихтыяҗ булу сәбәпле, программаны гамәлгә ашыру вакытын арттыру һәм агымдагы чикләүләр гамәлдә булган чорны кертү планлаштырыла.
Министрлык тарафыннан үзмәшгуль гражданнарга финанс ярдәменең адреслы чаралары да тормышка ашырыла. Быелның 11 октябреннән үзмәшгуль гражданнарны субсидияләү программасы буенча 200 мең сумга кадәр гаризалар кабул итү дәвам итә.
2021 елда Татарстан Республикасында КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд. сум җибәрелгән, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның капитал кертүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,55 млрд.сум тәшкил итә. Барлык КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, шул исәптән поручительлекләр, микрозаймнар, кредитлар, маркетплейсларга чыгу буенча комплекслы хезмәтләр, продукцияне алга этәрү, ярминкәләрдә катнашу, бухгалтерия алып бару хезмәтләрен күрсәтү күздә тотыла.
Бизнес җәмәгатьчелеге тарафыннан аренда түләүләрен киметү яки кичектереп тору буенча сораулар күп, сораштыруда катнашучыларның яртысы диярлек моңа ихтыяҗ кичерә. Республика дәрәҗәсендә тиешле карарлар кабул ителгән – эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт мөлкәте өчен аренда түләүләре буенча кичектереп түләү мөмкинлеге биреләчәк. Хәзерге вакытта программа шартлары эшкәртелә.
Чыгышының азагында спикер барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итте: «2020 елдагы пандемия өлкәсендә эш тәҗрибәсен исәпкә алып, министрлыклар, ведомстволар, федераль салым хезмәте идарәсе, банклар, муниципаль берәмлекләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән безнең уртак бурыч – һәр потенциаль бизнес вәкиле ала алсын өчен, бизнеска ярдәм итү чаралары турында мөмкин кадәр мәгълүмат җиткерү».