Дүшәмбе, 1 ноябрьдә, 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МА сайтында чикләү чорында өстәмә һәм гамәлдәге ярдәм чараларына багышланган матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе оештырылачак. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешмалар җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин катнашачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшлекле берләшмәләр, КУЭ ассоциацияләре вәкилләрен, эшкуарларны онлайн-трансляцияләргә кушылырга чакыра. Онлайн-форматтагы туры эфир вакытында 8(927)037-91-10 номерлы WhatsApp мессенджерына сораулар бирергә мөмкин булачак.
Онлайн-трансляция «Татар-информ» МА сайтында «Матбугат конференцияләре» бүлегендә әлеге сылтама буенча барачак: https://youtu.be/jjNzIFEux2Q