ЯҢАЛЫКЛАР


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды даими рәвештә бизнес ихтыяҗларын һәм таләпләрен исәпкә алып формалаштырылган укыту чараларын үткәрә.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә – компанияләр программа тәэминатын җитештерүчеләргә лицензия бәясенең 50% компенсацияләү хисабына ике тапкыр арзанрак сатып ала алачак.


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 350дән артык резидент исәпләнә торган өч сәнәгать паркы объектлары төзелгән һәм реконструкцияләнгән. Шуларның берсе –«Химград» технополисының яңа мәйданчыкларында инновацияле полимер продукция җитештерелә.


6
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Хөкүмәт Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов коронавирус йогышы белән авыручылар саны арткан шартларда КУЭ һәм СЮКО субъектларына ярдәм чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. 


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы юридик затларга бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә яңа инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү буенча фактта башкарылган чыгымнарны каплау өчен юридик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуы турында игълан итә.

Быелның 10 аенда Республика маркетинг үзәге ресурсларында Татарстан тәэмин итүчеләренең табышы 91 млрд сум тәшкил иткән, фаразлар буенча, ел ахырына ул 100 млрд сумны арттырып җибәрәчәк.

Федераль программалар шартларын һәм аларның бизнесның зыян күргән категорияләренә адреслы юнәлешен исәпкә алып, республика җитәкчелеге тарафыннан, шул исәптән колачланмаган өлкәләргә дә, ярдәм итү турында карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кыска вакыт эчендә әлеге категорияләр өчен, шулай ук республика чикләүләренә эләккән һәм федераль ярдәм программаларына кермәгән КУЭ субъектлары өчен дә, «Бер процентлы» микрозайм продуктын эшләде.


2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Дәүләт Думасының икътисад сәясәте комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.

2021 елның 15 ноябреннән 10 декабренә кадәр Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык күрсәтү һәм аларны үстерүгә ярдәм итү максатында «Бизнес-алга җибәрү» проекты старт ала. Проектта катнашучыларга бизнес-процессларга аудит, белем бирү программасын оештыру һәм үткәрү, чит профильле экспертларны җәлеп итеп консультация хезмәтләре һәм бизнес өчен инструментлар бирү кебек комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.

«Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр билгеләнгән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча Чистай шәһәре муниципаль берәмлек халкы белән нәтиҗәле «кире элемтә» номинациясендә беренче урын алган. Акчалата грантны ул ел ахырына кадәр ала алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International