2021 елның 22-26 сентябрендә узган EuroSkills Graz чемпионатында Россия, Европаның 30 илен уздырып, беренче гомумкоманда урынын яулаган. WorldSkills Russia илкүләм җыелма командасы гомумкоманда – медаль һәм бал зачетлары нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны алган, шулай итеп, пандемиядән соң турыдан-туры тәүге беренчелек кысаларында халыкара аренада үзенең лидерлыгын раслаган.
Татарстан конкурсантлары илнең җыелма командасы казанышына зур өлеш керткән. Татарстан спортчылары җыелма команда тупланмасына 7 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль өстәгән.
«Эшкуарлык» компетенциясе буенча Россия Федерациясе данын Татарстан Республикасы вәкиле, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студенты Евгения Камратова яклаган.
Евгений Грацеда узган Европа чемпионатының өч ярыш көне һәм тугыз ярыш модуле нәтиҗәләре буенча, көндәше Анна белән бергә Европада һөнәри осталык, мәгариф һәм квалификация күтәрү өлкәсендә иң зур чарада 83,39 балл җыеп һәм алтын медальләр яулап, җиңү яулаган.
БМО тотрыклы үстерү максатларында оештырылган чемпионатта Россия җыелмасының «Эшкуарлык» компетенциясендә Австрия, Эстония, Люксембург һәм Албаниядән көчле көндәшләре булган, тик Евгения һәм Анна кискен көрәштә алдынгылык яулап, көндәшләре арасында иң яхшылары булуларын раслый алганнар.
Татарстан студентлары инде икенче Европа чемпионатында рәттән «Эшкуарлык» компетенциясендә алтын ияләре булдылар, 2018 елда Будапештта узган EuroSkills чемпионатында КИУ студенты Карина Халиева, Европа Чемпионатында Россия казанышына үз өлешен кертеп, шулай ук «Эшкуарлык» компетенциясендә алтын медаль яулаган иде.