ЯҢАЛЫКЛАР


27
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Россия Хөкүмәте пандемиядән зыян күргән кече бизнеска һәм социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга һәр хезмәткәргә минималь хезмәт хакы күләмендә бер тапкыр грант бирү турында карар проектын әзерләгән. 

2021 елның ноябреннән декабренә кадәр Россиянең утыз банкында КУЭ һәм СЮ КО компанияләре өчен еллык 3% ставка буенча яңадан ташламалы кредитлар бирелә башлый. Кинотеатрлар, музейлар, зоопарклар, спорт оешмалары һәм фитнес-үзәкләр, шифаханәләр, турагентлыклар, кунакханәләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шулай ук ял, күңел ачу һәм чаралар оештыру белән шөгыльләнүче компанияләр – юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар ярдәм ала алачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары әзерләгән «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча ачык консультацияләр үткәрелә.


26
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән республика прокуратурасы белән берлектә оештырылган «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы базасында төзелеш тармагы вәкилләре бушлай онлайн-режимда үзләренең «күзәтчелек»  грамоталылыгын күтәрә, тикшерү уза һәм контроль-күзәтчелек тикшерү төрләре буенча киңәшләр ала алачак. Төзелеш өлкәсендә белем базасын үстерү эше «НОСТРОЙ» илкүләм төзүчеләр берләшмәсе экспертлары белән берлектә алып барыла.

Республика халкын уңышлы практикалар атласының өченче өлешен әзерләүдә катнашырга һәм шәһәр тирәлеген үстерүгә халыкны җәлеп итәргә чакыралар. Проект «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКО ярдәме белән тормышка ашырыла.


25
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова Мөслим муниципаль районында эшлекле сәфәр белән булып китте. Визит кысаларында ул районның берничә эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиесен карады, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашу уздырды.

Икътисад министрлыгына караган оешмалар – Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм Гарантия фонды тарафыннан үсешнең барлык этапларында кече һәм урта бизнес өчен комплекслы финанс-гарантия һәм мәгълүмат-консультация ярдәме күрсәтелеп тора. Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында ташламалы ставка буенча микрозаемнар, поручительлекләр, грантлар бирелә, финанс булмаган хезмәтләр күрсәтелә, шул исәптән экспорт юнәлешле КУЭ өчен дә.

Икътисадый үсеш министрлыгы Дәүләт Советының профильле комиссиясендә инвестиция кагыйдәләре җыелмасының беренче өлешен тәкъдим иткән. Бу – РФ субъектларына бизнес җәлеп итүгә юнәлдерелгән региональ инвестиция стандартындагы алты инструментының берсе. Җыелмада инвесторның инфраструктурага тоташтыру өчен оптималь юлы күрсәтелгән.


22
октябрь, 2021 ел
җомга

27 октябрьдә Казанда маркетинг, идарә итү чаралары һәм нәтиҗәле бәя аргументлары комплексы буенча мастер-класс узачак. «Бәяләрне ничек күтәрергә һәм клиентны ничек саклап калырга?» тренингын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге оештыра. 


21
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрьдән 27 ноябрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы Татарстанда франшиза аша киң колачлау буенча «яшь бизнес» өчен онлайн-программаны эшләтә башлый. Укыту республика территориясендә бер елдан азрак эшчәнлек алып баручы эшкуарлар өчен алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International