Икътисад министрлыгы «кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе чыгымнарының бер өлешен субсидияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Программа нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә фактта кулланыла торган һәм югары көчәнеш диапазоннары арасында бердәм (котловой) тарифлар бәясе аермасын каплау каралган.
Субсидияне индустриаль (сәнәгать) паркы территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзегән сәнәгать парклары резидентлары һәм идарәче компанияләре алырга мөмкин.
Субсидияләргә гаризалар 2021 елның 29 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, 521 бүлмә.