Татарстанның дүрт вәкиле «Россия лидерлары» конкурсында Идел буе федераль округыннан трекларның төбәк финалларында җиңгән 35 кеше исемлегенә эләккән. Аларның икесе «Бизнес һәм сәнәгать» трегында, тагын икесе «Дәүләт идарәсе»ндә җиңү яулаган.
Региональ финаллар Түбән Новгородта тәмамланган. Чарада Идел буе федераль округының барлык 14 регионыннан 354 финалист катнашкан. Финалистлар төрле тармаклардан: энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт, нефть химиясе, ракета-космос сәнәгате, мәгариф, сәнгать. 2022 елда алар суперфиналда катнашачак һәм башка округлардан һәм бәйгенең трекларыннан җиңүчеләр белән очрашачак.
Татарстан Түбән Новгород (12 җиңүче) һәм Самара (5 җиңүче) өлкәләреннән кала җиңүчеләр саны буенча өченче төбәк булган: «Дәүләт идарәсе» трегында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры урынбасары Илнур Сираев җиңүче булган.
«Конкурста катнашуымның төп максаты – илебезнең иң яхшы идарәчеләре һәм дәүләт эшлеклеләре белән эшләү. «Россия лидерлары» – илебез территорияләрен үстерү һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа мөмкинлекләр һәм лидерлык компетенцияләрен камилләштерүгә этәргеч ул», – дип билгеләп үтте Илнур Сираев.
Конкурста шулай ук Икътисад министрлыгы хезмәткәре Галимов Ильяс та катнашты.
«Бу үз-үзеңне үстерү өчен яхшы корал. Битараф булмаган һәр гражданинга конкурста катнашырга тәкъдим итәм», – дип билгеләп үтте Ильяс Галимов.