Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, быелның тугыз аенда илкүләм проектлар буенча республикада мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина оешмалары, спорт объектлары ачылган, Минзәләдә чүплекләрне рекультивацияләү эшләре тәмамланган, Питрәч районында чистарту корылмалары төзелгән.
Шулай итеп, «Мәгариф», «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары буенча республикада Казанның «Арт Сити» һәм «Салават Күпере» торак комплексларында ике яңа мәктәп ачылган. Аларда 2725 кеше белем ала алачак.
Шулай ук «Демография» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектлары ярдәмендә 1450 урынга исәпләнгән сигез балалар бакчасы төзелеше тәмамланган. Алар Казанда, Чаллыда һәм Лаеш районының Державино авылында ачылган. Ел ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен файдалануга тапшыру планлаштырыла.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге эшли башлады.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында Кукмарада универсаль спорт залы, ә Казанда ачык типтагы физкультура-савыктыру комплексы килгән кунакларны кабул итә башлады.
Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча тугыз айда республика районнарында 21 җәмәгать пространствосы төзекләндерелгән.
2021 елның сентябрендә Татарстанда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлады, ул Россия буйлап сәяхәтләрне уңайлырак, файдалана алырлык һәм куркынычсыз итәргә мөмкинлек бирәчәк. Сәяхәтчеләр тагын да сыйфатлырак сервис алачак, ә ял итү урыннарын һәм туристлык маршрутларын оештыручылар дәүләт ярдәменә исәп тота алачак.
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указлары нигезендә гамәлгә ашырыла һәм республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.