ТР Икътисад министрлыгында бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге һәм өстәмә программалары турында җентекләп сөйләделәр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татар-информ мәгълүмат агентлыгында чикләү чорында өстәмә һәм гамәлдәге ярдәм чараларына багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган оешмалар җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры Айдар Салихов, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин катнашты.

ачты. Үз нотыгында ул федераль ярдәм программаларына гариза бирү шартларына һәм механизмнарына җентекләп тукталды. Болар зыян күргән тармаклардан кече һәм урта эшкуарлык һәм СЮ КО субъектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән, бер минималь хезмәт хакы күләмендә грантлар һәм ФОТ 3.0 программасын яңарту.Рөстәм СибгатуллинКонференцияне икътисад министрының беренче урынбасары

Грантларны түләү программасы буенча коронавирустан зыян күргән тармаклардан барлыгы 21 эшчәнлек төренә караган КУЭ субъектлары һәм СЮ КО оешмалары грант алучы булып тора. Бушлай ярдәм бизнеска хезмәткәрләргә хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, грант суммасы, хезмәткәрләр санына бәйле рәвештә, 1 эш урынына, шул исәптән шәхси эшкуарның үзенә дә, 1 минималь хезмәт хакы исәбеннән билгеләнә. Шунысы мөһим, бизнес алына торган грантлардан салым түләүдән азат ителә. Әгәр эшкуар грантны үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә карар итсә, аңа грант суммасы буенча НДФЛ һәм иминият кертемнәре түләргә туры килмәячәк. Гаризалар бирү вакыты бүгеннән (1 ноябрь) башлана һәм бу елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

кредитны түләү вакыты 12 ай тәшкил итәчәк.  Икенче федераль программа – 3% белән ташламалы кредит бирү буенча ФОТ 3.0 программасының вакытын арттыру. Әлеге программа буенча гаризалар кабул итү шулай ук бүгеннән башлана һәм 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк, кредит теләсә нинди эшкуарлык максатларына бирелә. Кредит күләме 1 (бер) хезмәткәргә 1 (бер) минималь хезмәт хакы күләменнән, аны 12 айга тапкырлаган күләмдә исәпләнә. Кредит бирү вакыты 18 ай тәшкил итә, шул исәптән кредитның процентларын һәм төп күләмен түләү буенча 6 айга кичектерү дә – грейс-чор бар, ул бетү белән

Рөстәм Сибгатуллин ташламалы займ алучыларның өч категориясен билгеләде:

2020 елның 1 июленнән соң булдырылган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары.-
;- Россия Икътисадый үсеш министрлыгы реестрына кертелгән, ФОТ 2.0 яки ФОТ 3.0 программаларында катнаша торган социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар
- ФОТ 2.0 яки ФОТ 3.0 программаларында катнаша торган эшкуарлар;

Программада 30 артык Россия банкы катнаша, шуларның 15 – Татарстанда.

3.0 ФОТ буенча ташламалы шартларны саклап калу өчен төп таләп – кредит килешүендә теркәлгән хезмәткәрләр санын кимендә 90% дәрәҗәсендә саклап калу. Әгәр предприятие хезмәткәрләр санын саклап калу шартын боза икән, ул автомат рәвештә программадан төшереп калдырыла һәм тулы базар ставкасын түли башлый, анысы елына 10% тәшкил итәчәк. ФОТ 3.0 программасына эшчәнлекнең 17 төре кертелгән.

Рөстәм Сибгатуллин билгеләп узганча, РФ Үзәк банкының кредит һәм микрофинанс оешмалары тәкъдимнәренә туры китереп, КУЭ субъектларына, шулай ук үзмәшгуль гражданнарга элек бирелгән кредитларны һәм микрозаймнарны реструктуризацияләргә, элек реструктуризацияләнгән бурычларны да кертеп, заемчыларга неустойка, штрафлар, пенялар исәпләмәскә киңәш ителгән. Реструктурлаштыру өчен гаризалар кабул итү бүгеннән башланды һәм 2021 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Программалар һәм аларның шартлары белән тулырак итеп презентациядә танышырга мөмкин.

«Федераль программалар шартларын, шул исәптән эшкуарлык эшчәнлегенең зыян күргән категориясенә аларның адреслылыгын исәпкә алып, республика дәрәҗәсендә өстәмә рәвештә бизнесның җитешмәгән категориясенә ярдәм итү турында карар кабул ителде, ә бу, нигездә, күпчелек мөрәҗәгать алына торган сәүдә тармагы», – дип йомгак ясады спикер, республика ярдәм чараларына күчкәндә.

Әлеге өлкәләр, шулай ук республика чикләүләренә эләккән һәм федераль ярдәм программаларына кермәгән тармакларда эшчәнлек алып баручы КУЭ субъектлары өчен Икътисад министрлыгы тарафыннан 2020 ел – пандемия елында зур ихтыяҗ булган «Бер процентлы» микрозайм бирү эше яңартылды.

сөйләде. «Бер процентлы» микрозайм буенча гаризалар федераль программаларга охшаш рәвештә 1 ноябрьдән старт ала һәм быелның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Бурычка акча заемчыларның нигезле теләсә нинди максатлары өчен еллык 1% белән 300 мең сумнан башлап 1 млн.сумга кадәр бирелә, төп шарт – 2021 елның 1 октябренә эш урыннары санын 90% дәрәҗәсендә саклап калу, әлеге шартны үтәмәгән очракта, ставка микрозайм килешүен имзалаган вакытка Россия Банкының төп ставкасына кадәр арта. Кредит бирү вакыты 3 айдан 24 айга кадәр тәшкил итә.Айдар Салихов«Бер процентлы» микрозайм шартлары турында тулырак итеп Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды генераль директоры

Үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү өчен махсус продукт - «Үзмәшгульләр» микрозаем шартлары үзгәртелгән. Әйтик, элегрәк ташламалы финанслауга кимендә 6 ай элек һөнәри керемгә салым түләүчеләр сыйфатында теркәлгән физик затлар дәгъва итә ала иде, 1 ноябрьдән башлап теркәлү срогы 1 айдан башлана.

Калган шартлар үзгәрешсез кала: ике елга кадәр, 50 мең сумнан 500 мең сумга кадәр, теләсә нинди эшкуарлык максатлары өчен Россия Банкының төп ставкасының ½ өлешеннән башлап еллык 5.5% кадәр. Төп бурычны түләүне 6 айга кадәр кичектерү мөмкин.  100 мең сумга кадәр микрозайм тәэмин итмичә бирелә.

Айдар Салихов бизнеска Фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган башка комплекслы ярдәм турында да җентекләп сөйләде. Өстәмә базарлар һәм сату каналларын тәэмин итү, электрон сәүдә мәйданчыкларына, Россия һәм халыкара сәүдә мәйданчыкларына чыкканда эшкуарларга ярдәм итү кебек финанс һәм финанс булмаган программалар турында сүз бара. Хисапларны әзерләү һәм тапшыру, шулай ук кадрлар белән идарә итү, хисап базасының торышын анализлау һәм алдагы чорларда исәпкә алуны торгызу буенча бизнес өчен сервис хезмәтләре күрсәтү турында сүз бара.

Спикер белем бирү чаралары – яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен дә, гамәлдәгеләре өчен дә тренингларга, мастер-классларга, вебинарларга тукталды. Мәсәлән, хәзер 1 елга кадәр яшь эшкуарлар арасыннан «Франшиза аша бизнесны киң колачлау» онлайн-программасына катнашучылар туплана. Фонд тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар белән  презентация аша җентекләп танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасында COVID—19 таралуын булдырмау максатларында яңа чаралар кертелү сәбәпле, Гарантия фонды эшчәнлеге 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән чикләнгән эшкуарлар өчен ике махсус ташламалы продуктны эшләтеп җибәрде.бизнеска гарантия ярдәме турындагы доклад белән тәмамлады.Рөстәм Мөхәммәтшин Конференцияне ТР Гарантия фонды директоры

Беренчесе - «Ярдәм 2021» гарантия продукты. Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы – 50 млн.сумга кадәр. Әлеге продукт буенча бүләкләү ставкасы 2 тапкыр (стандарт белән чагыштырганда) – 0,5% кадәр киметелгән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган.

Икенче продукт ниндидер сәбәп аркасында кредит килешүләре буенча түләүләрне башкара алмаган эшкуарлар өчен каралган. «Реструктурлаштыру» дигән гарантия продукты бурычларны реструктурлаштырырга мөмкинлек бирә. Әлеге продукт буенча шартлар охшаш.

2021 елда Татарстан Республикасында КУЭ субъектларына дәүләт ярдәме өчен 1,2 млрд. сум җибәрелгән, ә Икътисад министрлыгына караган структураларның капитал кертүен исәпкә алып, ярдәмнең гомуми суммасы 3,56 млрд.сум тәшкил итә. Барлык КУЭ субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар өчен финанс һәм финанс булмаган ярдәм чаралары, шул исәптән поручительлекләр, микрозаймнар, кредитлар, маркетплейсларга чыгу буенча комплекслы хезмәтләр, продукцияне алга этәрү, ярминкәләрдә катнашу, бухгалтерия алып бару хезмәтләрен күрсәтү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International