Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Чистай урамы, 5 йорт адресы буенча урнашкан яңа күп функцияле үзәктә булды. Яңа КФҮ 50 кабул итү тәрәзәсе, офис гражданнарны кабул итү өчен кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазландырылган. Бүгенге көндә ул 1000 артык гариза бирүчене кабул итә ала, анда республиканың башка КФҮ кебек үк, 260 хезмәт күрсәтелә ала.
Яңа офис турында Рөстәм Миңнехановка «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУ директоры Ленара Мозаффарова сөйләде. КФҮ карауда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова һәм башкалар катнашты.
Татарстан Президенты гражданнарны кабул итү залын, шулай ук хезмәт зонасы – киңәшмәләр залын, уку сыйныфын һәм махсус җиһазландырылган психологик бушату бүлмәсен карады. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия халык исәбен алуда да катнашты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык исәбен алуда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы.