Татарстанлыларны республиканың социаль-икътисадый үсешенә бәя бирергә чакыралар

2021 елның 30 октябре, шимбә

Татарстанлыларга «Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешен бәяләү» дигән сораштыру узарга тәкъдим ителә. Республика халкы төбәкнең хәзерге торышын бәяли һәм хәзер эшләнә һәм өстенлекле була ала торган социаль-икътисадый үсеш проектлары өчен тавыш бирә ала.

Сораштыру кысаларында татарстанлылар керем һәм ярлылык дәрәҗәсе, икътисадта, социаль өлкәдә яңа проектларны эшләтеп җибәрү, төрле мәсьәләләрне хәл итү турындагы сорауларга җавап бирә алалар. Республикада яшәүчеләрнең фикере социаль-икътисадый әһәмияткә ия булган юнәлешләрне билгеләргә ярдәм итәчәк.

Тавыш бирүдә Дәүләт хезмәтләре порталында әлеге сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/28925/  Сораштыру узу өчен Дәүләт хезмәтләре сайтында теркәлергә, шәхси кабинетка керергә, «Сораштырулар», аннары «Төбәк дәрәҗәсе» бүлеген сайларга, «Социаль-икътисадый үсешне бәяләү буенча сораштыру»ны узарга кирәк.

Сораштыру 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International