Икътисад министрлыгы үзмәшгульләр өчен субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итүне дәвам итә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе «һөнәри эшчәнлеккә бәйле чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итү максатларында «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гаризалар кабул итүне дәвам итә.

2021 елның 27 октябренә 393 гариза кабул ителгән. Субсидия алу өчен түбәндәге таләпләргә туры килергә кирәк: РФ гражданины булырга; «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланырга; Татарстан Республикасы бюджетына һөнәри керемгә 3 мең сумнан да ким булмаган салым түләргә; салымнар һәм җыемнар түләү буенча бурычларга ия булмаска; шәхси эшкуар булып тормаска; 2021 елда Татарстан Республикасы КУЭ субъектларына ярдәм инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмада белем бирү программасы буенча укырга.

Субсидия акчалары чыгым материаллары, шул исәптән продукция җитештерү яки хезмәтләр күрсәтү өчен кирәк булган комплект һәм чимал сатып алу; җиһазлар һәм техника сатып алу; массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» челтәрендә күренү чыгымнары; белем бирү курслары буенча уку чыгымнары; «Интернет» челтәрендә сайтлар булдыру, яңарту, алга таба күрсәтү, техник ярдәм итү, өстәмә эшләп бетерүгә тотылачак.

Үзмәшгуль гражданнар һөнәри эшчәнлекне финанслауга 200 мең сумга кадәр субсидия ала алачак.

Исегезгә төшерәбез, гаризалар 2021 елның 9 ноябренә кадәр Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт, 1 кат адресы буенча кабул ителә. 

Сайлап алуны үткәрү шартлары белән тулырак әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/meropriyatiya-po-predostavleniyu-subsidiy-iz.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International