ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

2022 елның 10 мартыннан Россия Хөкүмәте шәхси эшкуарлар һәм кече бизнес
өчен планлы тикшерүләргә, шулай ук 2024 ел азагына кадәр мәгълүмат

технологияләре өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмаларны планлы тикшерүгә
мораторий кертәчәк.

2022 елда Татарстан эшкуарлары бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләү буенча, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүләрдән файдалана алалар.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында республика муниципаль
районнарының заказ бирүче оешмалары өчен сатып алулар өлкәсендә
көндәшлекне үстерү буенча семинар узды.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы структуралар белән берлектә кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк. Консультация алу өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшкуар үзен кызыксындырган мәсьәләләр буенча мәгълүмат ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдыра ала.


2
март, 2022 ел
чәршәмбе

РФ Хөкүмәте чәршәмбе, 2 март утырышында ФОТ 3.0 ярдәм программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда төзелгән бизнес белән 40 мең кредит килешүләре буенча йөкләмәләр үтәргә мөмкинлек бирәчәк субсидияләр бирүне хуплады.

Татарстан Республикасы эшкуарлары, регионның Икътисад министрлыгы ярдәме белән, агымдагы елның февралендә берьюлы өч халыкара күргәзмәдә – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Россиядә һәм Мисырда – үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Федераль һәм республика бюджетлары акчаларын социаль инфраструктура объектлары, юллар төзүгә, уңайлы мохит булдыруга, су объектларын чистартуга тоту планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча видеоэлемтә режимында эш төркеме утырышын уздырды. Планны гамәлгә ашыру, тармак министрлыкларының, ведомстволарының һәм муниципалитетларның агымдагы шартларда эше буенча бурычлар куелды.


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Президент Владимир Путин Мәскәүдә, Татарстанда, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә микропредприятиеләрне салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына (АУСН) күчерү буенча эксперимент үткәрү турында законнар пакетын имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2022 ел азагына кадәр акцизлы товарлар белән сәүдә итүче эшкуарлар өчен региональ һәм муниципаль бюджетлардан финанс ярдәме алу мөмкинлеген озайта. Карар бизнес вәкилләре үтенече буенча кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International