2022 елның 10 мартыннан Россия Хөкүмәте шәхси эшкуарлар һәм кече бизнес
өчен планлы тикшерүләргә, шулай ук 2024 ел азагына кадәр мәгълүмат технологияләре өлкәсендә аккредитацияләнгән оешмаларны планлы тикшерүгә
мораторий кертәчәк.
Кече бизнеска карата мораторий 2022 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә
булачак, гражданнар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычлар булган
очраклардан тыш. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россия
Хөкүмәте утырышы барышында хәбәр итте.
Тикшеренү объектлары гадәттән тыш югары һәм югары куркынычка кертелгән,
шулай ук аларга карата даими дәүләт контроле (күзәтчелек) режимы
билгеләнгән кече эшкуарлык субъектларын тикшерүләр искәрмә булып тора.
Федераль законнарның тиешле үзгәрешләре Россия Федерациясе
гражданнарына һәм Россия юридик затларына карата социаль-икътисади
характердагы чаралар комплексын гамәлгә ашыру максатларында эшләнгән
закон проекты кысаларында әзерләнгән. Бүгенге көндә закон проекты Россия
Дәүләт Думасы тарафыннан 2 нче укылышта кабул ителде.
Күрсәтелгән чаралар, 2021 ел һәм алдагы еллар белән чагыштырганда, 2022 елда
тикшерүләрнең сизелерлек үсешен булдырмаска мөмкинлек бирәчәк, бу күп
санда кече бизнес предприятиеләренең административ йөкләнешен җитди
киметергә мөмкинлек бирәчәк.