Татарстанда илкүләм проект буенча бизнес өчен бушлай хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 4 марты, җомга

2022 елда Татарстан эшкуарлары бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләү буенча, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен бушлай хезмәт күрсәтүләрдән файдалана алалар.

Гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» төбәк үзәгендә билгеле бер даталарга кадәр генә кабул ителә.

- Җитештерелә торган продукциянең туры килү сертификатына гаризаны 1 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.

- Бухгалтерлык һәм салым исәбен алып баруга, хисап әзерләү һәм тапшыруга, кадрлар белән идарә итү һәм хезмәт хакын исәпләүгә гариза – 1 июльгә кадәр.

- Маркетплейсларга чыгу өчен гариза 1 июльгә кадәр кабул ителә.

- Сыерларны орлыкландыру хезмәте күрсәтүгә гариза – 1 сентябрьгә кадәр.

- Эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләүгә гариза – 1 сентябрьгә кадәр.

Ярдәм чаралары өчен барлык гаризалар МСП.РФ Цифрлы платформасында бары тик электрон рәвештә https://мсп.рф/ электрон адресы буенча рәсмиләштерелә.

Республикада эшкуарлар өчен мөмкин булган барлык ярдәм чаралары буенча консультацияләрне 8(843) 524-90-90 кайнар линия телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International