Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча видеоэлемтә режимында эш төркеме утырышын уздырды. Планны гамәлгә ашыру, тармак министрлыкларының, ведомстволарының һәм муниципалитетларның агымдагы шартларда эше буенча бурычлар куелды.
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә оператив җавап бирү максатларында, Хөкүмәтнең 2022 елның 28 февралендәге 387 номерлы күрсәтмәсе белән республика Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә Оператив штаб булдырылды һәм Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча төп чаралар планы расланды.
Республика планы дүрт төп юнәлеш буенча формалаштырылган:
- беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү;
- риск зонасында калган предприятиеләргә һәм икътисад тармакларына ярдәм итү;
- кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү;
- гомумсистемалы чаралар.
Оператив штаб тарафыннан кабул ителә торган карарларга мониторинг һәм контроль эш төркеме эше кысаларында алып барыла.