РФ Хөкүмәте акцизлы продукция сатучы эшкуарларга ярдәм чараларын озайтты

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2022 ел азагына кадәр акцизлы товарлар белән сәүдә итүче эшкуарлар өчен региональ һәм муниципаль бюджетлардан финанс ярдәме алу мөмкинлеген озайта. Карар бизнес вәкилләре үтенече буенча кабул ителде.

Сүз коронавируска бәйле туган хәл аркасында югалтулар кичергән кафе һәм рестораннар турында бара.

Эшчәнлеге акцизлы товарлар сату белән бәйле булган җәмәгать туклануы, кунакханә һәм туристлык сервисы оешмалары моңа кадәр дәүләттән финанс ярдәменә исәп тота алмый иде. Ә 2020 елның җәендә пандемиянең таралуы чорында, бизнеска ярдәм чаралары пакеты кысаларында, Россия Хөкүмәте бу чикләүне гамәлдән чыгарды. Хәзер бу карар 2022 ел ахырына кадәр озайтылды, һәм эшкуарлар яңадан финанс ярдәме чараларына исәп тота алалар. 

Татарстан Республикасында 2020 елдан башлап җәмәгать туклануы өлкәсе предприятиеләре өчен азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервислары хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасы эшли. Хөкүмәт Карары белән ике ел эчендә Республика хакимияте, 76 млн сум күләмендә булышлык итеп, гомумтуклану өлкәсендә 200 дән артык эшкуарга ярдәм күрсәтте.

 

Программа пандемия һәм чикләү чаралары чорында, җәмәгать туклануы өлкәсеннән бизнес, илтеп бирү сервислары хезмәтләреннән файдаланып, продукцияне ахыргы сатып алучыларга сатарга мәҗбүр булган чорда ихтыяҗның зур булуын күрсәтте. Кайбер чикләүләр һәм җәмәгать туклануы өлкәсе эшкуарларының сораулары саклануга бәйле рәвештә, республикада программаны 2022 елда да озайтырга дигән карар кабул ителде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан тиешле норматив-хокукый документлар әзерләү эше алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International