ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2022 ел
шимбә

Хәзерге этапта барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычы –санкцияләр шартларында социаль-икътисади характердагы мәсьәләләрне хәл итү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендә икътисадның тотрыклы үсеше буенча эшче төркем утырышы узды. Видео-конференц-элемтә буенча утырышта республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципалитетлары катнашты. Киңәшмәдә беренче чиратта кирәкле товарлар булу-булмау мәсьәләләре, бәяләр, система барлыкка китерә торган предприятиеләр белән хәл, яңа ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.


11
март, 2022 ел
җомга

«Һөнәри эшчәнлекне гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итү максатларында «Профессиональ керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы физик затларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2021 елда 476 гариза бирелгән. Күрсәтелгән гаризаларны тикшерү йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 304 мөрәҗәгать итүчегә субсидияләр
 бирү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган республика Гарантия фонды санкция басымы шартларында бизнеска ярдәм итү өчен «Ярдәм 2022» дигән яңа ташламалы продукт эшләтеп җибәрде. 

2022 елның 10 мартында Россия Хөкүмәтенең «Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында» 336 номерлы карары кабул ителде (алга таба – Карар), аның нигезендә 2022 елның ахырына кадәр бизнесны планлы тикшерүләргә мораторий гамәлдә булачак.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

КУЭ Корпорациясендә эшкуарларга кредит бирүнең яңа ташламалы программалары шартларын аңлаттылар. Хәзерге вакытта өч программа эшли, алар буенча ставкалар Үзәк банкның төп ставкасының үзгәрүенә бәйле булмаячак.


9
март, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында регион икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин җитәкчелегендә, санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү буенча уртак карарлар эшләү өчен, 12 эшлекле һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу узды.


5
март, 2022 ел
шимбә

4 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм аларга йогынты ясау чаралары буенча тармак мәсьәләләренә багышланган эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә кысаларында министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре үзләре кураторлык итә торган тармаклар буенча докладлар тәкъдим иттеләр.


4
март, 2022 ел
җомга

Казанда яшәүче Ольга Мортазина берничә ел прәннек эшләнмәләре ясау, шулай ук балалар өчен мастер-класслар үткәрү белән шөгыльләнә. Күптән түгел ТР Икътисад министрлыгыннан дәүләт субсидиясе хисабына үзмәшгуль буларак һөнәри җиһазлар сатып алган. 170 мең сум күләмендә алынган акчалар аңа кухня машинасы, азык-төлек 3D-принтеры сатып алырга, уку узарга ярдәм иткән.

Дәүләт Думасы җомга көнне, 4 мартта, өстәмә пленар утырышта РФ Хөкүмәтенең санкцияләр шартларында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итү турындагы закон проектын беренче һәм шунда ук өченче, йомгаклау укылышларында кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International